Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегия биатлончылары Төмәндәге дөнья беренчелегендә катнашудан баш тарта


Төмәндә 2017 елның 9-12 мартында узарга тиеш Дөнья биатлон кубогы этабына бойкот белдерү турында Британия һәм Чехия федерацияләре дә игълан иткән иде.

Норвегия спортчылары Халыкара биатлончылар берлегеннән (IBU) Русиядә биатлон халыкара ярышларын үткәрмәүне һәм допинг куллануда тотылган Русия спортчыларының квалификацияләрен алуны таләп итә.

Элегрәк IBU Допингка каршы дөнья агентлыгыннан (WADA) допинг куллануда шикләнелгән 31 русия спортчысы кергән исемлек алган иде.
Норвегия спортчылары "бөтен гамәлләр "чиста" булмыйча, Русиядә халыкара ярышлар үткәрмәскә кирәк", дигән таләп белән чыкты.

Төмәндә 2017 елның 9-12 мартында узарга тиеш биатлон дөнья кубогы этабына бойкот белдерү турында бу атнада шулай ук Британия һәм Чехия федерацияләре дә игълан иткән иде.

Узган атнада француз биатлончысы, 2014 елда ике тапкыр олимпия чемпионы һәм ун тапкыр дөнья чемпионы Мартен Фуркад Халыкара биатлончылар берлегеннән допинг куллануда гаепләре дәлилләнгән Русия спортчыларына җәза бирергә кирәк дип чыгыш ясады. Франция биатлончылары да Төмәндәге ярышлардан баш тартырга мөмкин.

WADA бәйсез комиссиясе 9 декабрьдә чыгарган хисапның икенче өлешендә Русиянең меңләгән спортчысы 30лап спорт төрендә допинг кулланган яки допин-сынаулары белән төрле гамәлләр кылуга җәлеп ителгән диелә.

Быел Рио-де-Жанейрода узган Олимпиа уеннарында да күп кенә Русия спортчылары, допинг җәнҗалы сәбәпле, катнаша алмады. Паралимпиада такымы тулысы белән Паралимпия уеннарыннан читләштерелде.

XS
SM
MD
LG