Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миргалимов: "Татфондбанк мәсьәләсен Дәүләт шурасында күтәрәчәкмен"


Миргалимов Татфондбанк мәсьәләсен Дәүләт шурасында күтәрмәкче
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

КПРФның Татарстан бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов Азатлыкка Татфондбанктагы җитешсезлек сәбәпле халыкның акчасыз калуы мәсьәләсен республиканың Дәүләт шурасы утырышында күтәрәчәген белдерде.

Русия Федерациясе коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Миргалимов Татфондбанк тирәсендәге вазгыятьне Дәүләт шурасының 26 декабрьдәге киләсе утырышында тикшерү мәсьәләсен күтәрәчәген әйтә.

Халык алдында җитди кыенлыклар туганда парламент махсус комиссия төзеп тикшерү оештыра, йә булмаса кыенлыкка сәбәпче оешманың җитәкчелеген утырышка чакырып тыңлаулар үткәрә. Татфондбанк тирәсендәге вазгыять әлегә кадәр Дәүләт шурасында күтәрелмәде. Ни сәбәпле? Азатлык әлеге сорауны Миргалимовка юллады.

"26 декабрьдә утырышка Татфондбанк җитәкчелеген чакырырга кирәк. Алар халыкка бу банкның алдагы язмышы нинди булачагын аңлатырга тиеш. Ни өчен яңа ел алдыннан банк шундый хәлдә калды?

Шундый зур банкның кредит ресурсын, финанс ныклыгын аудитор ширкәтләре берәр ел алга тикшерергә тиеш

Кинәт кенә һәлакәт булырга, яңгыр, таш яварга мөмкин, әмма кеше кинәт кенә чирләми. Шундый зур банкның кредит ресурсын, финанс ныклыгын аудитор ширкәтләре берәр ел алга тикшерергә тиеш. Бер оешма гына зур кредит алып, банк акчасыз калырга тиеш түгел.

Күреп торабыз, үзәк банк һәр көн диярлек кечерәк банкларның лицензияләрен ала. Шуңа күрә банклар арасында көндәшлек арта. Буген нинди генә банк юк. Һәр йортта диярлек банк ачылган. Югары процентларга кызыгып, халык уйламыйча, ышанып бу банкларга акчаларын тапшыра. Аннан акчаларын кире ала алмагач безгә килеп, бу мәсьәләне чишү өчен митинглар оештырырга ярдәм сорап йөриләр. Бу мәсьәләне, һичшиксез, Дәүләт шурасы утырышында күтәрәчәкмен", диде Миргалимов.

Финанс кытлыгы кичерүче Татфондбанк 13 декабрьдә үзенең бүлекчәләрен ябып акча бирүне туктатты.

14 декабрьдә Русия Үзәк банкы Татфондбанк кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте. Ул өч айга сузылачак. Моннан тыш, алты айга вакытлыча идарә итү кертелде. Вакытлыча идарә белән кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы шөгыльләнәчәк. Банкның җитәкчесе Роберт Мусин вазифасыннан алынды.

19 декабрьдә Татфондбанкның Казандагы офислары ачылды. Ләкин анда бары тик кредитларны түләргә һәм мәгълүмат алырга гына мөмкин. Халык ул көнне банкка агылды, акчаларын таләп итте.

Татфондбанктагы кертемнәрнең 29 декабрьдән кайтарыла башлаячагы игълан ителде. Керемнәрне иминиятләштерү агентлыгы Татфондбанк кертемчеләренә акчаларын кайтарыр өчен биш банкны сайлап алды. Саклык банкы, ВТБ24, Россельхозбанк, Банк "ФК Открытие", "Ак барс" банкы 29 декабрьдән Татфондбанкның иминият акчаларын кайтара башлый. Банк-агентларга паспорт белән барып, гариза язарга кирәк.

1 декабрьгә банкта физик затлар кертемнәре 72,1 млрд сум, юридик затларныкы 48,6 млрд сум булган.

"Ак барс" банкыннан кала республикада икенче иң зур банк саналган Татфондбанкның төп хиссәләрен тотучы булып Татарстан хөкүмәте тора.

XS
SM
MD
LG