Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интерфакс: "Болгар банк"та да проблемнар башланган


"Болгар банк" физик затлар белән исәп-хисап ясауда авырлыклар кичерә диелә, ләкин банктан әлегә рәсми белдерү юк.

"Болгар банк" үз мөштәриләренә кулакча бирүдә авырлыклар кичерә, дип яза Интерфакс. Банк хезмәткәрләре кертемнәрне алып һәм карталардан банкоматлар аша акча алып булмый дип белдергән.

Татарстан икътисад министры Артем Здунов чәршәмбе Казанда узган матбугат очрашуында Татфондбанк белән булган хәлләр паника тудырды дип санамавын белдерде. Здунов бу кризис – ил икътисадына ясалган орымның кайтавазы, монда безнең гаеп юк, диде матбугат очрашуында, әмма кемнең гаепле булуын да атап әйтмәде.

Министр банк кризисын "ил икътисадына орымның кайтавазы" дип атый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:13 0:00

"Болгар банк"ның баш офисы Ярославльдә урнашкан. Ләкин ул төп эшчәнлеген Татарстанда алып бара.

"Болгар банк" мөштәриләре арасында проблемнар турында хәбәрләр берничә көн элек тарала башлаган. Социаль челтәрләрдә банктан тизрәк акчаларыгызын алыгыз, дигән сүзләр язалар.

Русия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә "Болгар банк"ның төп хиссәләре Ярославльнең "КФ Астор" җәмгыяте кулында (33,59%).

Быел августка кадәр банк Казанда теркәлгән иде. Ул Татарстанның берничә эшмәкәре кулында булды. Ләкин 2016 ел башында "Третий глаз" хастаханәсенең элекке җитәкчесе, бүгенге көндә Республика клиник офтольмология хастаханәсенең баш табибы Айдар Әмиров (32,63%) һәм Резедә Гайнетдинова (32,63%) үз өлешләрен Ярославль кешеләренә саткан.

Декабрь башына банкның активы 2,08 млрд сум тәшкил иткән, физик затлар депозитларда 1,42 млрд сум акча тоткан.

"Болгар банк" каршында "Амаль" ислам финанслары нигезендә эшләүче финанс йорты теркәлгән.

Соңгы айда Татарстанның банк системы авырлыклар кичерә. 15 декабрьдә Татфондбанкта, 23 декабрьдә аның партнеры Интехбанкта вакытлы идарә урнаштырылды.

XS
SM
MD
LG