Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү акча бирмәгәч, Казан халыкара сноуборд ярышын үткәрүдән баш тартты


Сочи Олимпиадасында сноуборд ярышы
Сочи Олимпиадасында сноуборд ярышы

Русия 24-26 февральгә планлаштырылган халыкара сноуборд ярышларын үткәрү өчен шәһәр эзли. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов чыгымнарның бер өлешен Русиянең сноуборд федерациясе капларга теләмәгәнгә бу чараны Казанда үткәрүгә ризалык бирмәүләрен белдерә.

Татарстан борд-кросс һәм параллель гигант слалом (сноуборд) дөнья кубогы ярышларын үткәрүдән үзе баш тарткан. Бу хакта Азатлыкка Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белдерде. Әлеге ярышлар Русиядә 24-26 февральдә үтәргә тиеш. Хәзер Русия бу ярышны үткәрү өчен башка бер шәһәр эзли.

Шәйхетдинов сүзләренчә, башта Русиянең сноуборд федерациясе әлеге халыкара ярышны Казанда үткәрә алмассызмы дип тәкъдим ясаган булган.

"Без аларга үткәрәбез дип берни дә ышандырмадык. Гарантия хатыбыз да юк. Мөмкинлекләрне тикшереп кенә карадык. Безгә кыйммәткә чыга ул. Әгәр Русия акчаның яртысын биргән булса, үткәргән дә булыр идек. Бөтенесен үзебезнең хисапка үткәрү – безгә кызык түгел", ди Шәйхетдинов.

Хәлил Шәйхетдинов
Хәлил Шәйхетдинов

Хәлил әфәнде сүзләренчә, бу ярышны үткәрү уртача 120 миллион сумга чыга. "Бу чыгымнарның чама белән дүрттән берен Татарстан үз өстенә алырга риза иде. Калганын федерация (Русиянең сноуборд федерациясе – ред.) каплар дип уйладык", ди Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, теге йә бу төрдәге халыкара спорт федерациясе ярышларны үзендә үткәрү тәкъдиме белән чыккан шәһәрләргә акча күчерми. Киресенчә, шәһәр "үткәрү хокукы" алган өчен халыкара федерациягә түләргә тиеш. Төрле халыкара ярышларның бәясе төрлечә. "200 мең, 100 мең, 50 мең евролы ярышлар да бар", ди Хәлим әфәнде.

Аның фикеренчә, Татарстан хәзер төрле халыкара ярышлар үткәрүгә атлыгып тормый, дәрәҗәлерәкләрен сайларга тырыша.

Икътисади һәм безнең спортчылар катнашу мөмкинлеге ягыннан да отышлырак ярышларны сайлыйбыз

"2017 елда Конфедерация кубогына ярышлар үткәрәсебез бар, бүтән ярышлар да бар. Дөньядагы бөтен ярышларны да үткәреп бетерә алмыйбыз бит инде. Хәзер кайсын үткәрү-үткәрмәүне үзебез сайлыйбыз. Элек безне сайлыйлар иде. Хәзер тәкъдимнәр күп. Ни туры килде, шуны түгел, икътисади яктан да, безнең спортчылар катнашу мөмкинлеге ягыннан да отышлыракны сайлыйбыз", ди Шәйхетдинов.

7 декабрь Казанның әлеге ярышны үзендә үткәрергә теләмәве билгеле булды. Русия сноуборд федерациясе президенты Денис Тихомиров ТАССка "Бу чара җирле оештыру комитетының финанс кыенлыклары сәбәпле Казанда булмаячак. Халыкара чаңгы спорты федерациясенең кәефе төште, без хәзер алмаш (шәһәр – ред.) табу өчен сөйләшүләр үткәрәбез", дип белдергән иде.

Бу ярышны Казанда үткәрү өчен Мәскәүнең акча бирергә теләмәве Кремльнең алга киткән, үз-үзен туендырып кына калмыйча, ә федераль үзәккә күп акчалар күчереп яткан донор төбәкләрне "ыштансыз калдырырга" омтылуның чагылышы түгелме? Моңа кадәр Казанда халыкара спорт чаралары үткәрелеп килде, Мәскәү дә бер өлешен каплады, ә нигә 2017 елның февралендә булачак бу сноубордчылар ярышына булышырга теләми?

Миңнеханов Мәскәүнең финанс сәясәтен тәнкыйтьли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

​26 декабрь Татарстан Дәүләт шурасының 2016 елгы соңгы утырышында, президент Рөстәм Миңнеханов Кремльнең алга киткән төбәкләргә төрле програмнар өчен федераль субсидияләр бүлүдән баш тартырга җыенуын кискен тәнкыйтьләгән иде.

"Без табышны җибәрәбез. Федераль дәрәҗәдә исә берьяклы гына карарлар кабул ителә. Бернинди килештерүләр дә юк. Аннан тыш дәүләттән финанслауны үзгәртергә дигән омтылыш та бар. Яхшы эшләүчеләр федераль субсидияләрне бөтенләй алмаска тиеш булып чыга. Бу бит ахмаклык. Дәүләт кая бара соң? Без – федератив дәүләт бит. Ничек инде без федераль програмнарда катнашмаска тиеш? Бу уйланмаган карарлар", диде Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG