Accessibility links

Кайнар хәбәр

Умеров банкка килгәч, террорчылар исемлегенә кертелгәнен ачыклаган


Ильми Умеров
Ильми Умеров

Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Ильми Умеров Бакчасарай районы мәхкәмәсе чыгарган 750 сум күләмендә җәзасын түли алмаган, чөнки банк аны кабул итмәгән. Җирле банк бүлеге хәзмәткәрләре аңа террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән дип хәбәр иткән.

Русиянең финанс мониторинг федераль хезмәтенең рәсми сайтында Ильми Умеров террорчылар һәм экстремистлар эшчәнлегенә кагылышы булганнар исемлегендә 5826нче сан белән кертелгән.

5826. УМЕРОВ ИЛЬМИ РУСТЕМОВИЧ, 03.08.1957 г.р. , С. АХУНБАБАЕВА ТАШЛАКСКОГО РАЙОНА ФЕРГАНСКОЙ ОБЛАСТИ УЗССР

Бe исемлектә барлыгы 6899 кеше.

"Банк хезмәткәрләре гафу үтенеп минем исемнән бернинди банк операцияләре үткәрергә мөмкин булмаганын әйттеләр, чөнки мин програмда блок ителгәнмен. Мин оккупациядәге Кырым банклары хезмәтләрен кулланмыйм, ләкин алар миңа чыгарган акчалата җәзаны ничек түләргә белмим. Минем өчен башка кеше дә түли алмый. Адвокат ярдәмчесе дә, адвокат үзе дә, кызым да түләргә бардылар банкка, ләкин алардан да кабул итмәделәр. Түләү мөддәте 9 гыйнварда бетә. Мин мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыенам. Җәзаны ничек итеп түләргә тиешлегемне сорап гариза язачакмын", диде Умеров Азатлык радиосына.

"Ни өчен сезне бу исемлеккә керттеләр?" дигән сорауга, Ильми Умеров "мин экстремист та, террорчы да түгел, минемчә, моны минем үз фикеремне ачык сөйләгенем өчен эшлиләр. Исемлеккә караганда, мине анда инде күптән керткәннәр дип уйлыйм, ләкин миңа бу хакта рәсми рәвештә хәбәр итүче булмады, мин моны җәзаны түләү өчен банкка баргач белдем. Анда Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров та кертелгән", диде ул.

28 сентябрьдә Кырым мәхкәмәсе Ильми Умеровны эшчәнлеге тыелган Мәҗлес эшен оештыруда, үз өендә Мәҗлес утырышы үткәрүдә гаепләп, 750 сум җәза түләү карарын чыгарган иде.

Ильми Умеров
Ильми Умеров

Тагын бер җинаять эше нигезендә Умеров 2015 елның маенда ATR телеканалында чыгыш ясаганда Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда гаепләнә. Тикшерүчеләр аның "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк" дигән җөмләсен канунга каршы дип тапкан.

Умеров әйтүенчә, әлеге сүзләр контексттан тартып алынган. "Мин дәүләтнең бөтенлеген бозарга чакырмадым. Мин Кырымны Украинага кире кайтарырга мәҗбүр итәр өчен Русиягә карата чикләүләрне арттыру кирәклеге турында сөйләдем. Чынлыкта мин Русия һәм Украина бөтенлегенең яңадан торгызылуын телим", диде Умеров мәхкәмә утырышларының берсендә.

Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе "сепаратизм"да гаепләнгән Ильми Умеровны 18 августта психиатрия экспертизасына җибәргән иде. Адвокат Николай Полозов Мәҗлес рәисе урынбасары Умеровның сәяси сәбәпләрдән эзәрлекләнүе, мәхкәмәнең алдан ук гаепләүче як тарафына басуын белдергән иде.

Финанс мониторинг хезмәте сайтының террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә Кырымнан журналист Николай Семена, АТR бәйсез кырымтатар телеканалы хуҗасы Ленур Ислямов, иректән мәхрүм ителгән Олег Сенцов, Александр Кольченко да кертелгән.

2834. ИСЛЯМОВ ЛЕНУР ЭДЕМОВИЧ, 01.01.1966 г.р., Г.БЕКАБАД ТАШКЕНТСКОЙ ОБЛ.
3246. КОЛЬЧЕНКО АЛЕКСАНДР АЛЕКСАНДРОВИЧ*, 26.11.1989 г.р. , Г. СИМФЕРОПОЛЬ РЕСПУБЛИКИ КРЫМ
5253. СЕМЕНА НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВИЧ, 14.05.1950 г.р. , УКРАИНСКОЙ ССР
5269. СЕНЦОВ ОЛЕГ ГЕННАДЬЕВИЧ*, 13.07.1976 г.р. , С. СКАЛИСТОЕ БАХЧИСАРАЙСКОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ КРЫМ
6425. ЧУБАРОВ РЕФАТ АБДУРОХМАНОВИЧ, 22.09.1952 г.р. , Г. САМАРКАНД УЗБЕКСКОЙ ССР

Исемлеккә шулай ук 82 оешма кертелгән, алар арасында 53нче урында Кырымтатар Мәҗлесе дә бар.

53. ОБЩЕСТВЕННОЕ ОБЪЕДИНЕНИЕ МЕДЖЛИС КРЫМСКОТАТАРСКОГО НАРОДА

Кырымда кырымтатарларны 2014 елдан башлап эзәрлекләгәннәр, алар өстеннән чыннан да террор гамәлләре оештырган, йортларда тентүләр үткәргән, Решат Аметовны үтергәннәр, Сейран Зинединов, Тимур Шәймәрданов, Ислям Джеппаров, Эрвин Ибрагимовны урлаганнарның, Кырымда кеше хокукларын тупас рәвештә бозганнарның исемнәре бу исемлектә күренми. Ә инде үз фикерен, позициясен яшермичә белдергән кырымтатарларны, лояль түгел, экстремистлар дип төрле кара исемлекләргә кертәләр. Ильми Умеров - шуның бер ачык мисалы.

XS
SM
MD
LG