Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елның иң көтелгән 12 фильмы


"Тере" фильмыннан күренеш
"Тере" фильмыннан күренеш

2017 елда кинотеатрга барырга 12 сәбәп. Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме яңа елның иң көтелгән фильмнарын барлый.

2017 ел инде күптән анонсланган һәм тамашачылар тарафыннан күптән көтелгән фильмнар белән тулы булырга тиеш. Дөнья киносәнгате безне нинди кызыклы премьералар белән шатландырырга җыена? "Киноханә" шәлкеме елның 12 иң көтелгән фильмнар исемлеген төзеде.

1. Тере (Life)

Халыкара галәм корабы галимнәре Марста тере организм табарлар. Аны корабка алып, галимнәр юлны Җиргә таба тота. Тик бу тере организмның нинди булуын һәм аның нәрсәгә китерә алганын әлегә беркем белми.

Sony Entertainment ширкәте тарафыннан җитештерелгән бу фәнни фантастика март аенда чыгар, дип көтелә. Русиянең Кинопоиск хезмәтендә ул иң көтелгән фильмнар исемлеге башында.

2. Дюнкерк (Dunkirk)

Танылган режисер Кристофер Ноланның бу тарихи фильмы Икенче дөнья сугышы вакытында Дюнкерк исемле операцияне күрсәтәчәк. Дошманнар чолганышында калган 300 меңнән артык гаскәринең могҗизалы котылу тарихы бу. Гадәттәгечә, Ноланга хас үзенчәлекле стиль һәм серлелек тә көтелә.

Һич арттырусыз, бу елның иң мәгънәле һәм көчле фильмнарның берсе булырга тора. Аны июль аенда күреп булачак.

3. Караңгы манара (The Dark Tower)

Стивен Кингның танылган әсәрен экранлаштыруы. Фантастик маҗаралар үзәгендә - Галәм нигезе булган Караңгы манараны эзләү юлына чыккан Роланд Дискейн сәяхәте. Стивен Кинг исеме һәм киң танылган актерлар такымы (Мэттью МакКонахи, Идрис Эльба) бу фильмга күпсанлы тамашачыны китерер.

4. Артур: кылыч риваяте (King Arthur: Legend of the Sword)

Тагын бер кызыклы тарихи маҗара. Англия тарихыннан Артур патша яшьлеге тасвирлана. Баштарак урамда талаулар белән шөгыльләнгән яшь Артур Экскалибурны тапкач, ил киләчәге өчен көрәшә башлый. Режисcеры Гай Ричи булган бу фильмны яз көннәрендә күреп булачак.

5. Йолдыз сугышлары: VIII эпизод (Star Wars: Episode VIII)

Вәгъдә ителгәнчә, елның һәр декабрендә Йолдыз сугышларының яңа фильмы чыга барачак. Бу елда безне чираттагы, сигезенче өлеш көтә.

Танылган сага дәвамы махсус эфектлар һәм сюжетлар бәйләнеше белән тагын да байрак булачак, дип вәгъдә итә Lucasfilm. Төп каһарманнарның фильм барышында үсеше белән беррәттән ситхлар көчәюе дә урын алачак. Әлегә сценарий турында артык мәгълүмат булмаса да, беренче игълан тизеры инде чыкты.

6. Сылукай һәм албасты (Beauty and the Beast)

Быел танылган әкиятнең яңа экранлаштыруы чыга. Усал һәм дорфа булганы өчен шаһзадәгә мәңгелек албасты булу ләгънәте төшә. Аннан котылу өчен албастыга игелекле булырга, яратырга өйрәнергә һәм үзенә гашыйк иттерергә кирәк. Дисней әкияте быел искиткеч матур төсләрдә һәм эффектлар белән чыгачак. Гаилә белән март аенда карарлык менә дигән вариант.

7. Кариб диңгезе юлбасарлары (Pirates of the Caribbean: Dead Men Tell No Tales)

"Мәетләр әкият сөйләми" исеме астында танылган эпопеянең бишенче өлеше дөнья күрә. Капитан Джек Чыпчык артыннан бу юлы коточкыч Салазар һәм аның өрәк пиратлары куа. Джони Депп каһарманы гадәттәгечә үзен һәм бөтен диңгезне коткару юлына чыга. Миллионлаган җанатарга май аен гына көтәсе калды.

8. Бөек дивар (The Great Wall)

Дөньяның кайбер илләрендә инде 2016 елда күрсәтелә башласа да, төп премьералар 2017 елның февраленә каралган. Фильм Кытай халкын төрле янаулардан сакларга чакырган дивар турында сөйли. Тарихи драма буларак төшерелгән ул.

9. Галәм сакчылары 2 (Guardians of the Galaxy Vol. 2)

2014 елда чыккан "Галәм сакчылары" ​фильмының зур уңышка ирешүеннән соң, аның дәвамы булуы - вакыт мәсьәләсе генә иде. Икенче өлештә сакчылар Питер Квилл чыгышын тирәнтен өйрәнәчәк һәм галәмне яклауны дәвам итәчәк. Блокбастер чыгуы апрель аенда планлаштырыла.

10. Kingsman: Алтын боҗра (Kingsman: The Golden Circle)

Җәй көннәрендә чыгачак бу фильм моңа кадәр зур шау-шу куптарган Kingsman-ның дәвамы булачак. Kingsman штаб-фатиры тар-мар ителә. Төп каһарманнар Эггси белән Мерлин АКШтагы Statesman серле хезмәтенә кунакка бара. Актерлык составына беренче фильмда каһарманы вафат булган Колин Ферт та кайта.

11. Кар бабай (The Snowman)

Фэнтези һәм каһарманнар фильмнарыннан арыган тамашачылар быел Майкл Фассбендер һәм Ребекка Фергюсон белән төп рольләрдәге Кар бабай фильмын карый алачак. Детектив Һарри Холе Осло шәһәрендә берничә серле үтерүне өйрәнә. Аларны берләштергән бердәнбер факт - җинать урынында кар бабай табыла. Иң көтелгән фильмнар исемлегендә Кар бабай алтынчы урында тора.

12. Машиналар 3 (Cars 3)

Анимацион фильмнарны да бу исемлектә тәкъдим итмичә булмый. Быел Pixar студиясенең бердәнбер мультфильмы дөнья күрәчәк, ул да булса, Машиналар мультфильмының өченче өлеше. Әлегә дөнья күргән кыска тизердан күренгәнчә, төп каһарманны автоһәлакәт һәм тормышында зур үзгәрешләр көтәчәк.

Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме ел дәвамында сезне кино дөньясының төп вакыйгалары һәм чыгып баручы премьералар белән таныштыруын дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG