Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наталья Зубаревич: "Федераль үзәк үз бюджетын төбәкләр хисабына экономияли"


Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

Мәскәү дәүләт университеты профессоры, география фәннәре докторы, төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше белгече Наталья Зубаревич Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның республикада җыелган табыш салымнарының федераль үзәккә китүче өлешен арттыруга каршы чыгуын хуплый. Әмма, Зубаревич фикеренчә, Мәскәү Миңнехановка карап әлеге сәясәтен үзгәртмәячәк. Азатлык белән әңгәмәдә Зубаревич төбәкләрнең акчасын тартып алу Русия хөкүмәтенә федераль бюджет чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирүен әйтте.

– Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның республикада җыелган салымнарның федераль үзәккә тартып алына торган өлешен арттыруга ризасызлык белдерүен нәрсә белән аңлатыр идегез?

– Татарстанны гына кыерсытмадылар, андый төбәкләр аз түгел. Иң күп югалткан төбәк Татарстан түгел, ә Мәскәү. Төбәкләрдә җыелган табыш салымының тулай күләмен алсак, аның 25 проценты Мәскәүгә туры килә. Татарстанныкы күпкә азрак. Акча күләме ягыннан икенче урында Сахалин. Аннан Ханты-Манси, Ямал-Ненец төбәкләре. Алардан соң гына Татарстан һәм Башкортстан килә. Ә Татарстан президентының сәяси абруе аңа җәмәгатьчелек алдына шундый каршылык күрсәтү мөмкинлеге бирә.

– Сайлауда 95 процент җыюын әйтәсезме?

Көчле төбәкләрне кулакларны талаган кебек талау сәясәте баруы турында бары Миңнеханов кына ачыктан-ачык әйтеп килә

– Әйе. Ә беренче булып ачык ризасызлыкны Миңнеханов түгел, Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергән иде. Әмма Русия президенты Владимир Путин бу карарны имзалау белән, Собянин тынып калды. Миңнеханов каршылык күрсәтүен дәвам итә. Чынлыкта хәзер көчле төбәкләрне кулакларны талаган кебек талау сәясәте баруы турында бары Миңнеханов кына ачыктан-ачык әйтеп килә.

– Башка төбәкләрнең җитәкчеләре дә Миңнехановка кушылырга мөмкинме?

– Нефть һәм газ сәнәгате, металлургиясе булган, яки ширкәтләрнең баш идарәләре күпләп урнашкан барлык көчле төбәкләрдә бюджет кеременең шактый зур өлешен табыш салымы тәшкил итә. Менә шул табыш салымының бер процентын тартып алалар. Калганнар авызына су капты. Хәзер моңа бары Миңнеханов кына ризасызлык белдерә. Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов та бераз гына сүз әйтте. Әмма аның табыш салымы һәм ул салымның бюджеттагы өлеше күпкә азрак.

– Миңнехановның каршы чыгуы аның Мәскәү белән мөнәсәбәтләрендә чагылырга мөмкинме?

– Анысын әйтә алмыйм, кызыл сызыкның кайда булуын белмим. Әмма Миңнеханов әфәнденең позициясен бик хөрмәт итәм. Чөнки көчле төбәкләр эшләп тапкан акчаның федераль бюджетка ярдәм итү, шул акчаның бер өлешен арткарак калган төбәкләргә җибәрү өчен тартып алынуын ул җәмәгатьчелек алдында ачыктан-ачык әйтте. Ул акчалар төрле максатларга тотыла. Әмма, асылда, федераль үзәк көчле төбәкләр хисабына федераль бюджетны, үзенең чыгымнарын экономияли.

Мәскәүдә узган Гайдар форумында Татарстанның ризасызлыгын киңрәк аудиториягә ишеттергәнче Миңнеханов аны узган елның 26 декабрендә федераль һәм төбәк басмалары журналистлары белән Яңа ел очрашуында да, республиканың Дәүләт шурасы утырышында да әйткән иде.

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы "2016 ел ахырында Русия төбәкләре һәм төбәк сәясәте: төп юнәлешләр, сынаулар һәм низаглар" дип аталган аналитик хисабында Миңнехановның әлеге белдерүеннән соң Татарстан элитасына басымны артырачагын фаразлый.

"Кулак талау" турында җәмәгатьчелек алдында стилистик яктан тупас белдерү ясавы һәм барлык донор төбәкләр исеменнән әйтергә маташуы белән Рөстәм Миңнеханов, күрәсең, губернаторлар арасында таяныч табарга өметләнгән булгандыр. Әмма Татарстан башлыгының шундый ниятләре булуын фаразлау федераль үзәкне Казан басымына бирешмәячәген ашыгыч һәм ачык итеп күрсәтергә мәҗбүр итте", диелә хисапта.

Кремльнең Татарстан элитасына басымы хәзер һичшиксез артачак

Дмитрий Медведевның "максатлы трансфертлар беренче чиратта икътисадның региональ тармакларын үстерү ихтыяҗларына, социаль өлкәгә, башка иң мөһим компонентларга карап җибәреләчәк, ә төбәкләргә болай гына җибәрелмәячәк, донор төбәкләргә бигрәк тә", дигән сүзләрен белгечләр Русия хөкүмәте башлыгының Миңнехановка шундый ашыгыч җавабы дип аңлата. "Бу яктан караганда, Миңнехановның әлеге адымы аңа бәйле куркынычларны акламавы алдан ук ачык иде. Кремльнең Татарстан элитасына басымы хәзер һичшиксез артачак. 2017 елда да донор төбәкләр җитәкчеләренең мондый белдерүләр ясавы мөмкин, әмма хөкүмәт башлыгының нәкъ менә тиз реакциясе кайбер губернаторларны мондый гамәлдән тыелып калырга мәҗбүр итәчәк" диелә, Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы хисабында.

XS
SM
MD
LG