Accessibility links

Банк корбаннары: "Безне алдадылар!"


Татфондбанк һәм Интехбанктан зыян күрүчеләр: "Безне алдадылар!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

21 гыйнвар Казанда Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучы ике йөзләп кеше Тинчурин бакчасында митингка җыелды. Казан, Алабуга, Әлмәт, Минзәлә һәм башка шәһәр-районнардан зыян күрүчеләр бар иде. Алар Татарстан җитәкчелегеннән акчаларын кайтаруны, Татфондбанкны санацияләүне сорады.

Митингка җыелганнарның күбесе кече һәм урта бизнес вәкилләре иде. Халык Казанның Тинчурин бакчасына чара башланырга 40 минут кала агыла башлады. Митинг буласы урынны полиция хезмәткәрләре әйләндереп алды.

Каршылык чарасына килүчеләрнең кулларында “Татарстанның кече бизнесын бетермәгез!”, “Банкрот Татфонбанк – банкрот гаилә”, “Р. Мусин, кайда безнең акчаларыбыз?”, “Премьер-министр И.Халиков, сез кайда?”дигән язулар күренде. Әмма Татфонбанкның элекке идарәчесе Роберт Мусин да, хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков та митингта күренмәде. Һәрхәлдә митингны оештыручылар мәгълүмат чаралары аша аларны да чакырган иде.

Татфондбанктан зыян күргән Әлфия ханым Азатлык хәбәрчесенә үз зарын сөйләде, әмма фамилиясен, кем булуын әйтергә теләмәде. Аның Татфондбанкта кертем мөддәте инде узган ел 29 октябрьдә чыккан булган. Әмма банк хезмәткәрләре Әлфия ханымны зур процентлар белән кызыксындырып, акчаларын калдырырга үгетләгән.

"Мине алдадылар. Мин аны кертем дип уйлаган идем, ә чынлыкта ул бөтенләй башка төр операция булып чыкты", ди зыян күрүче. "Бүген үз мәнфәгатьләремне кайгыртып килдем, акчаларымны кайтаруларын телим", дип әңгәмәдәшебез каршылык чарасына килүенең төп сәбәбен әйтте.

12 еллык стажы булган Чаллы эшмәкәре Артур да ризасызлыгын белдерде.

"Татфондбанк белән булган хәлгә кадәр мин хакимиятебезгә, идарәчеләребезгә - Шәймиев, Миңнехановлар гаиләсенә ышана, алар өчен тавыш бирә идем. Татарстан хакимияте тәвә кошы кебек башын комга яшермәс һәм берни булмаган кыяфәт ясамас дип ышанып калам. Әгәр зыян күрүчеләргә акчалары кайтарылмаса, сайлауларга бармыйм, ә барсам, башкалар өчен тавыш бирәчәкмен", дип сүз бирде Артур митингка килүчеләр каршына чыгып.

Икенче бер чыгыш ясаучы, Казанда 350 кешелек йортта яшәүчеләр исеменнән кайгырып йөрүче ир-ат белдерүенчә, алар Интехбанкка торак-коммуналь хезмәтләр өчен керткән акчаларын кире кайтара алмый җәфаланалар. Ә шул ук вакытта алардан газ һәм утка түләүне таләп итәләр. “Президент әфәнде, зыян күрүчеләрне игътибарсыз калдырмагыз”, диде ул үз чыгышында.

Митинг башында резолюция турында сүз чыкмаса да, ахырда ул кабул ителде. Халык бертавыштан банкларга санация үткәрергә, аларның җитәкчеләрен җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дигән карарга килде.

XS
SM
MD
LG