Accessibility links

Кайнар хәбәр

Февральдә "Зәлидә" төрки халыклар мәдәнияте фестивале башлана


"Урмай-Зәлидә" фестиваленең беренчесе. 2013 ел.
"Урмай-Зәлидә" фестиваленең беренчесе. 2013 ел.

1 февральдән "Урмай-Зәлидә" төрки халыклар мәдәнияте фестивале башлана. Бу юлы әлеге халыкара бәйгенең жюри рәисе итеп Миләүшә Айтуганова чакырылган.

Фестивальнең беренче турына керүчеләр читтән торып катнашачаклар. 17 февральдән 21 апрельгә кадәр Чуашстанның Комсомол районы балалар сәнгать мәктәбендә этник сәнгатькәрләр өчен этносларның мәдәни мирасын саклау һәм тергезүгә багышланган семинар-практикум уздырыла.

Төп бәйрәм чаралары 6-8 майларга планлаштырылган. 6 майда Чуашстанның Урмай авылы мәдәният йортында фестивальнең тантаналы ачылышы булачак. Быел кичә Чуашстан татар-милли хәрәкәтенең 30 еллыгына багышлана.

Икенче көнне шулай ук Урмайда барлык номинацияләрдә бәйгеләр башлана. Бу юлы әлеге халыкара фестивальнең жюри рәисе итеп Казан федераль университеты доценты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының кафедра мөдире, профессор Миләүшә Айтуганова чакырылган. Бу хакта фестивальнең төп оештыручысы Фәрит Гибадтинов белдерә.

Фестиваль 8 майда Чабаксарда узачак Сабантуйда бәйге лауреатларының гала-концерты белән тәмамланачак.

Оештыручылар билгеләвенчә, фестивальдә аутентик һәм фольклор ансамбльләре, җырчылар, халык музыка коралларында уйнаучылар гасырлардан килгән һәм заманча җыр традицияләре белән таныштырачак. Бәйрәмдә катнашучылар аулак өй атмосферасын тоячаклар, халык уен-биюләрен өйрәнә алачак диелә.

Әлеге фестивальдә төрки халыкларның кул эшләрен дә күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, катнашучыларны этник уен коралларын ясау тәртибе белән дә таныштырырга җыеналар.

Фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан мәдәният министрлыгы, Чуашстан Милли һәм архив эшләре министрлыгы, Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Комсомол районы хакимияте теләктәшлегендә уздырыла.

Төрки халыкларның "Урмай-Зәлидә" фестиваленең беренчесе Чуашстанның Урмай авылында 2013 елда узган иде. Бу бәйге татар эстрадасына күп исемнәр биргән, 25 еллык тарихы булган “Урмай моңы” фестиваленең дәвамы булып тора.

XS
SM
MD
LG