Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Полозов: "Тоткарлау – Умеровны яклау эшеннән читләтү нияте"


Адвокат Николай Полозов
Адвокат Николай Полозов

25 гыйнвар Акмәчәттә Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеровны яклаучы адвокат Николай Полозовны тоткарлаганнар һәм сорау алгач иреккә чыгарганнар. Адвокат моны аңа басым ясау нияте дип атады.

ФСБның Кырымдагы хезмәткәрләре Николай Полозовны Акмәчәттә ул тукталган кунакханәдән сәгәть 14.40та алып киткәннәр һәм ике сәгать сорау алырга тырышканнан соң иреккә чыгарганнар. Адвокат сүзләренчә, аннан Умеров эше нечкәлекләре турында мәгъдүмат алырга тырышканнар, ләкин ул моны "адвокат сере" дип җавап бирүдән баш тарткан. Полозов моны аңа Умеровны адвокатына буларак басым ясау, аны Умеровны яклау эшеннән читләтү нияте дип атады.

23 гыйнварда Полозов Страсбургта Европаның парламент мәҗлесе утырышында украин делегациясе вәкиле буларак катнашып чыгыш ясады. Ул үз чыгышында Умеровны яклау эшен алып барганда ФСБ аннан сорау алырга әзерленә, бу бөтен халыкара конвенцияләргә каршы килә, ләкин бу хакта барлык шикаятьләргә игътибар ителми дигән иде. “Моны Мәскәү күрсәтмәсе белән эшлиләр”, диде ул.

Бүгенге вакыйгадан соң Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "Русиянең ФСБсы репрессияләнгән кырымтатарларны адвокатлардан тулаем изоляцияләү максатын куя" дип белдерде.

Кырымдагы кеше хокуклары контакт төркеме җитәкчесе Абдурешит Джеппаров Азатлыкка "Полозовны мәхкәмә карары булмый торып, канунга каршы тоткарлаганнар. Ул сорауларга җавап бирергә дә тиеш түгел иде”, диде.

XS
SM
MD
LG