Accessibility links

Кырымтатарларны яклаучы адвокат Эмил Курбединов тоткарланды


Эмил Курбединовның фатирын тентергә килгән төркем вәкилләре
Эмил Курбединовның фатирын тентергә килгән төркем вәкилләре

26 гыйнварда Бакчасарайда кырымтатарларның йортларында тентүләр башланды. Мәскәүдән билгеләнгән хакимият Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда шикләнелүчеләрне тоткарлау эше баруын белдерә.

Шикләнелүче Салиевны якларга баручы адвокат Эмил Курбединовның машинасын туктатып адвокатны Акмәчеткә алып киткәннәр.

Кырымтатар тоткыннарын яклаучы адвокатлар Эмил Курбединов, Эдем Смедляевның өйләрендә дә тентүләр уза. Курбединов экстремизмга каршы үзәккә алып кителгән, аннан сорау алалар. Мәхкәмә аның мәсьәләсендә карар чыгарыр дип көтелә.

Кырымның милләтләр эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов, Бакчасарайда Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкилләрен тоткарлау чарасы башланды, дип хәбәр итте. Бу эш Кырымда системлы рәвештә алып барыла, диде ул.

25 гыйнварда ФСБ хезмәткәрләре Кырымататар мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеров, Ахтем Чийгозны яклаган адвокат Николай Полозовны тоткарлады. Сорау алудан соң ул иреккә чыгарылды.

Умеров бу гамәлләрне адвокатларны изоляцияләү тырышлыгы буларак бәяләвен белдерде.

XS
SM
MD
LG