Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" 2016 елда Русия интернетында 116 мең ирек чикләү очрагы теркәгән


"Агора" хокук яклау оешмасы Русия интернетында 2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда җиде тапкырга күбрәк ирек чикләү очрагы теркәгән.

"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы 2016 елда Русия интернетында 116 меңнән артык ирек чикләү очрагын теркәгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда җиде тапкыр диярлек күбрәк. Бу хакта хокук яклаучыларның сишәмбе дөнья күргән еллык хисабында белдерелә.

Атап алганда, хакимият басымы 10 тапкыр (53 мең чикләү), мәхкәмә тыюлары өч тапкыр һәм челтәргә керүне чикләү 20 тапкыр арткан диелә.

"Агора" вәкиле Дамир Гайнетдинов сүзләренчә, интернетта активлык өчен җинаять эзәрлекләве арткан. Иректән мәхрүм итү карарларының билгеле булганнары гына да 18дән 20гә җиткән, өч кулланучыга көч белән медицина дәвалануы узу карары чыгарылган.

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Русиядә "чагыштырмача ирекле интернет" шартларында бары тик 13,5 миллион кеше генә яши, ә 82 миллион русияле "инетрнетка каты басым ясалучы" төбәкләрдә көн күрә.

2015 ел белән чагыштырганда Русиянең 18 төбәгендә интернет иреге кискен начарайган, бары тик бер генә төбәктә яхшырган.

Интернетка карата Русия сәясәте көчле цензуралы, теләсә нинди ризасызлыкка каты җавап бирүләр белән "хәрби кампаниягә" әйләнде, дип белдерә хисап авторлары. "Гади инженерларны, җитештерү корылмалары сакчыларын Украина һәм Сүриядәге хәлләр турында фикер белдерүләре, Русия көчләрен тәнкыйть итүләре өчен хөкем итәләр. Боларның барысы да Рунет хәрби хәлгә күчте дигән нәтиҗә чыгарырга нигез бирә", диелә хисапта.

Хокук яклаучылар интернетта чикләүләргә эләккән татарлар турында да әйтеп уза. Атап алганда, Рәфис Кашаповның сепаратизмда гаепләнеп төрмәдә утыруны дәвам итүен, "Алтын Урда" оешмасы җитәкчесе Данис Сәфәргалигә экстремизда гаепләү белдерелүен, Рамил Ибраһимовның террорчылыкны аклау өчен штраф җәзасына хөкем ителүен билгелиләр.

XS
SM
MD
LG