Accessibility links

якшәмбе, 30 апрель 2017, Казан вакыты 08:17

Change.org петицияләр сайтына "Татарстан-24" телеканалының кимендә яртысы татар телендә булуын таләп итеп мөрәҗәгать чыгарылды.

Change.org сайтында "Татарстан-24" телеканалына татар теле кертүне таләп итеп имза җыю башланды.​

"Дәүләт акчасына эшли торган "Татарстан-24" республика телеканалы үз эшен тулысынча урыс телендә алып бара. Гаҗәп! Президентлар, министрлар, депутатлар һәм аларның иптәшләре татар телен саклап калу турында матур сөйли генә. Чын эшләрен менә үзегез яхшы күрәсез", диелә мөрәҗәгатьтә.

Петиция авторы, Уфада яшәүче Рөстәм Баттал Татарстан җитәкчелеге бу хакта белгән, дип фаразлый.

Мөрәҗәгать Рөстәм Миңнехановка, "Татарстан-24" телеканалына, "Татмедиа" ширкәтенә, Татарстан хөкүмәтенә, Татарстан Дәүләт Шурасына, шәхсән Шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Шураның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка юлланган.

"Татарстан-24" телеканалы эшли башлауга тиздән бер ел тула. Ул "Эфир" һәм "Казан" каналларын берләштерү нәтиҗәсендә оешты. Яртылаш хосусый, яртылаш дәүләт каналы булып санала.

"Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин бу каналның телен федераль үзәк билгеләвен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин гыйнварда матубгат чаралары вәкилләре белән очрашуда яңа каналның бер генә телле булуына карата тәнкыйть сүзләре белән чыккан иде. "Мәсьәләләр күп, сез аларны чишәргә тиеш. Татар телле тамашачы мәгълүмат киңлегендә икенче дәүләт теленең булмавы аркасында үзен кимсетелгән дип санамсын. Ярыймы?", дип мөрәҗәгать итте ул "Татарстан-24" каналы җитәкчесе Сергей Лобовка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG