Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 март 2017, Казан вакыты 03:39

23 февраль – Тукай бүләге иясе, ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманче тууына 120 ел. Татарстан әлеге вакыйганы тиешле дәрәҗәдә үткәрәме? Сәнгатькәрләр Урманче эшләренең таралуына борчылу белдерә. Мирасына дәгъва кылырга җыенучылар да юк түгел.

"Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы. Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез", дип яза узган гасырның 60нчы еллары ахырында Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы, фольклорчы-галим Нәкый Исәнбәт.

"Заманыннан алда барган", "совет режимында изелсә дә, күңелен ачу, үпкә хисләре белән агуланмаган, кешене үтәли күргән", "бөтен кешене дә үзенә якын җибәрми иде" дип искә ала Урманчены туганнары, укучылары, замандашлары.

Сәнгатькәрләр арасында Бакый ага әле дөньяга бар ягы белән дә ачылып бетмәгән бөек шәхес ул дип белдерүчеләр дә бар. Рәсемнәре дә кайсы кая таралган, улы һәм җәмәгате күбесен сатканнар – "әсәрләре җебе өзелеп чәчелгән мәрҗән" кебек дигән фикердәге шәхесләр дә юк түгел. Үзен Урманче баласы дип белдереп, мирасына дәгъва кылырга җыенучылар да бар.

Бакый Урманченың "Печән базары" картинасы, 1975

Бакый Урманченың "Печән базары" картинасы, 1975

Урманченың 120 еллыгы уңаеннан татар дөньясы, Татарстан әлеге вакыйганы тиешле дәрәҗәдә үткәрерме? Эшләрен Татарстанга кайтару ничек тора? Шәхси тормышының ачылмаган яклары калмаганмы? Азатлык әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Бакый аганың 120 еллыгы уңаеннан Казанда "Хәзинә" күргәзмәләр залында Татарстанның сынлы сәнгать музеенда сакланган әсәрләреннән күргәзмә ачыла. Казанда Урманче музеенда да рәссамга багышланган чара үтә. Туган җире – Тәтеш районы Күл Черкен авылында да Бакый аганы искә алдылар. Шулай ук Казанда Аксенов йортында Татарстан рәссамнарының олуг остазга багышланган күргәзмәсе ачылачак.

Татарстан рәссамнар берлеге 120 еллыкка Бакый Урманче исемендәге фестиваль үткәрергә ниятләгән, мәдәният министрлыгының быелгы эш планына да кертелгән, әмма финанс ярдәме күрсәтелмәгәнгә булу-булмавы билгесез. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Зөфәр Гыймаев белдерде.

"Хөкүмәт акча табалмаганга Урманче эшләре таралды"

Татарстанның сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева сүзләренчә, күренекле рәссамга багышланган чаралар ел буе дәвам итәчәк. ​

Розалия Нургалиева

Розалия Нургалиева

"Октябрьдә Урманченың Татарстанның барлык музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә, "Мәрҗани" фондында сакланган әсәрләреннән күргәзмә ачачакбыз. "Мәрҗани" фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов соңгы биш елда Урманченың тагын бик күп әсәрләрен сатып алуын әйтте. Ул аларны күргәзмәгә куярга әзер. Урманче әсәрләре хәзер бик кыйммәт йөри, белмим, кайдан акча табадыр, әмма ул милли әсәрләрне бер урынга җыю кирәк дигән фикереннән әле дә кайтмаган, шөкер.

Урманче әсәрләренең зур өлеше Казакъстан, Үзбәкстанда калган

Дөрес, әлеге күргәзмәгә Казакъстан, Үзбәкстаннан да Урманче әсәрләрен кайтаруны оештырмакчы идек, әмма юл чыгымнары гына да шактый зур сумнарга әйләнгәч, бу уйдан кире кайтырга туры килде. Ә бит әлеге илләрдә Урманче әсәрләренең зур өлеше калган. Әйтик, Казакъстанда Бакый аганың үз остаханәсе булмаган, төрле җирләрдә эшләгән һәм бик күп эшләре югалган. Картиналарны Татарстанга кайтару эше барып чыкмагач, әлеге әсәрләрне электрон форматта җыя башладык. Алар альбом булып басылып чыгачак", ди Нургалиева.

Урманче музее

Урманче музее

Бүген сынлы сәнгать музеенда тупланган рәссамның эшләре Казандагы Урманче музее белән чагыштырганда ике ярым тапкырга күбрәк. Урманче музее 1999 елда рәссамның 100 еллыгына ачыла. Тарихи бинаны җәмәгате Флора Әхмәтова-Урманче үзе сайлый.

Музей мөдире Гөлүсә Әсфәндиярова сүзләренчә, монда 70ләп сәнгать әсәре саклана. Алар Урманченың Казакъстанда, Үзбәкстанда, Татарстанда иҗат иткән әсәрләре. "Музейда экспонатлар ачылганнан бирле яңартылмады", дип тә борчыла Әсфәндиярова.

Татарстан хөкүмәте акча таба алмаганга Урманченың шәхси кулларга сатылган эшләре дә хәттин. Нургалиева сөйләвенчә, сынлы сәнгать музее күпчелек әсәрләрне Урманченың җәмәгате Флора ханымнан сатып ала.

"Кайбер әсәрләрне ул бик арзанга бирде, кайсыларын бушлай тапшырды. Дөрес, улы Айдар күп әсәрләрен сатты. Без дәүләт ярдәм итмәсме дип соңгы мизгелгә кадәр аларны үзебездә тоттык, әмма андый зур акчалар табылмады. Ярый әле "Мәрҗани" фонды әлеге картиналарны үзенә сатып алды. Юкса чит илләргә китеп эзләрен бөтенләй югалткан булыр идек.

Флора ханым Бакый агага иҗат өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды

Флора ханым Бакый агага иҗат өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Мирас аркасында аның хакында да төрле сүзләр чыкты, ләкин мин аны олпат шәхес, Урманчены популярлаштыручы ханым итеп истә калдырдым. Исән чагында бөтен күргәзмәләрне бергә оештырдык. Ул безне контрольдә тота иде, чөнки аның өчен дәрәҗәне төшермәү бик мөһим булды. Моны аңладык һәм бөтен шартларын кабул иттек. Ул чыгарган исемлек булмаса, Урманче әсәрләренең кайда сакланганын да белмәс идек.

Улы Айдар, ни генә дисәләр дә, ата-анасы тудырган мохиттә тәрбияләнгән, шул рухны сеңдергән кеше. Атасының көндәлекләрен өйрәнә башлаган дип ишеттем. Алар гарәп имласында, анда күп фикерләр яшерен шифр белән бирелгән. Бу эшне ихласлыгы белән җиренә җиткереп башкарыр дип ышанам. Алар аша да без бик күп сорауларга җавап таба алабыз бит", ди Нургалиева.

"Әкиятләр сөюче Айдар" рәсеме, 1974

"Әкиятләр сөюче Айдар" рәсеме, 1974

Бакый ага һәм Флора ханымның уллары Айдар Урманче Казанда яши. Йорт өчен агач кырып төрле сәнгати эшләнмәләр, җиһазлар җитештерә торган ширкәте бар. Вакыты юклыкны сәбәп итеп ул Азатлык белән бик кыска сөйләште.

Айдар әфәнде фикеренчә, Татарстанда әтисенә игътибар җитәрлек. Бакый аганың әсәрләре һаман да сатыла икән дигән сүзләргә ул "мин белмим" дип әйтте. Бакый аганың мирасына тагын дәгъва кылырга җыенучылар булу-булмау турында да ишетмәгән.

"Тарихи мираста минем дә өлешем булачак"

Зөһрә Урманче киләчәктә Бакый аганың мирасына дәгъва кылырга мөмкин, мәхкәмә эшләре башланган. Ул – чәчтараш, Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәрендә яши.

Бакый Урманче һәйкәле янында Зөһрә Урманче

Бакый Урманче һәйкәле янында Зөһрә Урманче

"Мин – Сания Кәримова белән Бакый Урманченың кызы. Әтиемнең кем булганлыгы турында соңгы елларда гына белдем. Мөмкин булган бөтен туганнарны диярлек эзләп таптым, кайсылары белән интернет аша, кайсылары белән яннарына барып күрештем. Туганнар да, әти белән аралашкан рәссамнар да барысын да белә, ләкин дәшмиләр. Үземнең Урманче кызы булуны раслау, барыннан да бигрәк, нәсел юлын, рухи халәтемне дөресләү өчен кирәк. Шушы вакытка чаклы кемлегемне белми яшәгәнмен.

Дөреслекне раслау өчен мәхкәмә эше башланды. Адвокат ялладым, Розалина Шаһиева (сәнагать белгече) да бу хакта хәбәрдар. Атам – тарихи шәхес, мин аннан ваз кичәргә җыенмыйм. Тарихи мираста өлешем булачак. Нинди мирас турында сүз бара: мин әле белмим. Әгәр ниндидер өлешкә ия булсам, аларны сату ягында булмас идем. Урманче мирасы болай да таралган инде", дип сөйләде Азатлыкка Зөһрә ханым.

"Картиналарына натурщица да булдым"

Зөһрә ханымның әнисе, музей хезмәткәре булып эшләгән Сания Кәримова Азатлыкка сүзен: "Бу вакыйганың ничә еллар узгач калкып чыгуын теләмәгән идем", дип башлады. Аның сүзләренчә, Урманче белән танышканда инде ул кияүдә, ике баласы булган.

“Язгы аһәңнәр”

“Язгы аһәңнәр”

"Гаилә тормышы ипле бармады, ирем эчте, бездән киткәләп тә торды. Рухи яктан төшенке хәлдә булганмындыр, яклаучы эзләгәнмендер инде. Сынлы сәнгать музеенда баш саклаучы булып 10 ел эшләдем. Юлларыбыз гел кисешеп торды. Картиналарына натурщица да булдым. "Язгы аһәңнәр" ("Весенние мелодии") сынында мин ул. Безне шигърият тә якынайткандыр. Мин аңа багышлап шигырьләр яза идем. Ул безнең мөнәсәбәтләрне нык яшерә иде.

Бакый, мөгаен, ихласлыгым өчен яраткандыр

Үзегез уйлап карагыз, мин бит аның улы Илдар (Урманченың олы улы) яшендә! Быел Бакыйга – 120, миңа – 80, кызым Зөһрәгә 50 яшь тула. Кызым, мине чын әтиемнән читләштергәнсең, дип үпкәли. Мәхәббәтемнең җимеше, яраткан кешемнең нәселе миндә дәвам итсен дип таптым аны. Балага узгач, ирем кире яныбызга кайтты. Барысын да белде, алай да баланы үзенеке итеп яздырды. Бакый, мөгаен, ихласлыгым һәм берни дә сорамавым өчен яраткандыр. Башкалар аннан һаман нәрсәдер таләп итәләр, сорыйлар иде. Кызымны күрде, очрашуларга йөрдек.

Бакыйның бер сүзе гел колакта чыңлый. Балаларыңа дини тәрбия бир, юкса нужарырсың, дия иде ул. Әмма мин аларны Аллаһка, исламга якынайта алмадым", дип серләрен ачты Сания ханым.

"Бакый гомер буе акыллы булды"

Урманченың беренче гаиләсе –​ җәмәгате Сара һәм улы Илдар турындагы истәлекләрне Азатлыкка Фирая Закирова-Рәхимова барлады. Аның сүзләренчә, Сара ханым Казанга кайтырга теләмәгәнгә гаилә таркала.

Фирая Закирова-Рәхимова

Фирая Закирова-Рәхимова

Фирая Закирова-Рәхимованың әбисе Рабига һәм Бакый Урманченың әнисе Мәхҗүбә бертуган булганнар.

"Беренче хатыны Сара апа белән икесе арасында арадашчы да мин булдым. Соловки лагерьларында утырып кайтканнан соң, Сара ханым белән биш ел Мәскәүдә тора әле алар. Әмма аңа "ят элемент" буларак эре шәһәрләрдә яшәргә ярамый дигән карар чыгарыла. Шуннан ул Азия якларына чыгып китә. Казанга 1958 елда мәдәният министры чакыруы белән кайта. Монда төпләнгәч тә Сара ханымны чакырта, ләкин хатыны провинциядә яши алмыйм дигән җавап юллый.

"Флора ханым яшь, бергә яшәсеннәр", диде

Гаилә әнә шулай таркала. Флора ханым белән алар бик матур яшәделәр. Сара апа бу хакта ишеткәч, "Бакый гомер буе акыллы булды. Мин инде бу яшьтә аны тәрбияләп, карап тора алмыйм. Флора ханым яшь, бергә яшәсеннәр", диде. Гаҗәеп зыялы, киң күңелле, акыллы хатын иде ул. Улы Илдар да әтисе кебек зур талант, акыллы, әнисе кебек сабыр булды. Кызганыч, бакыйлыкка иртә күчте.

Бакый абый гомер озынлыгын намазда да күрә иде. Бер тапкыр әллә шаярып, әллә җитди: "Аллага ышанмаган кешенең гомере озын булмый", - диде. Ул сигез телдә иркен аралаша, гарәпчә укып-язарга өйрәтте. Эше нинди тыгыз булса да, намазын калдырмады, мине дә шул юлга күндерде. Көне иртәнге намаз белән башлана, эшли, өйлә намазыннан соң хатларга җавап бирә, җырлый, шигырьләр яза иде", дип искә алды Фирая ханым рәссамны.

"Урманче туры сүзле иде, шуның өчен аны яратмадылар"

Урманченың укучысы, Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев Бакый аганың һәр эше һәйкәл итеп куелырлык дигән фикердә. Эшләренең төрле җирләргә таралуына да борчыла ул.

Зөфәр Гыймаев

Зөфәр Гыймаев

"Зур масштабтагы рәссамнар алар берничә генә. Фешинны әйтә алабыз, Урманче... Хәтта Харис Якуповны да, нинди бөек рәссам булса да, Урманче янәшәсенә куеп булмый. Бәлки шуңа да Якупов аңа каршылыклар коргандыр. Бу аны, берлек рәисе буларак, дәүләт заказларыннан кисүдә чагыла иде.

Бакый ага мине, Кәнәфи Нәфыйковны, Илдар Зариповны якын итте, иҗатыбызны хуплады. Бакый ага янына Мәскәүдән килеп укып китүчеләр булды. Татарга соры төс хас, аның төсмерләре бихисап бит дия иде. Аның белән бик сирәк очрашсак да, иҗади яктан үсә идек. Ул инкыйлабка кадәрге сәнгать традицияләрен алып килүче һәм татар рухын сәнгатьнең "Көмеш гасыры" (Серебрянный век) рухында сурәтләве белән кадерле иде. Татарстанда аннан башка мондый олы мәктәпне узган кеше башка булмады.

Бер кеше турында да начар сүз әйтмәде

Туры сүзле иде. Шуның өчен аны яратмадылар. Аңа карата астыртын эшләр бара, без күрә, борчылуыбызны җиткерә идек. Ул Сталин лагерьлары тәҗрибәсен туплаган кеше буларак "кайнашсыннар шунда, мин үз эшемне эшлим" дип әйтә иде.

Бакый абый һәркемгә ачык йөзле, шул ук вакытта бөтен кешене дә үзенә якын җибәрми, бик азларга гына аның белән ихлас аралашу бәхете тәти иде. Аның турыда сүз күп йөрде, махсус күпертүчеләр дә булды. Ул исә бер кеше турында да начар сүз әйтмәде.

Аның әсәрләренең күбесе кече формада калды. Һәркайсын һәйкәл итеп урнаштырырлык юкса. Бер генә мисал: Асия Миңнуллина, башка сынчылар да Дәрдмәнд сынын ясап карады, берсе дә Урманче сыман җанлы образ иҗат итә алмады әле", ди Гыймаев.

"Балыкчылар Иделдә" скульптурасы, 1964

"Балыкчылар Иделдә" скульптурасы, 1964

Рәссамнар берлеге рәисе Гыймаев та Урманче әсәрләренең төрлесе төрле җиргә таралуга борчылу белдерә.

"Мирасы, кызганыч, төрле җиргә таралды. Флора ханым, күбесен сатты. Бер өлеше Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Флора ханым үзе төзегән музейда бар. Флора апаның Бакый абый әсәрләрен сынлы сәнгать музеена бирмичә шәхси коллекцияләргә сатуын да аңлап була. Аңа аз акча тәкъдим иттеләр. Ул Розалия Нургалиевага "сез тәкъдим иткән сумма аның бер картинасы бәясе" дигән. Флора ханым хаклы, шундый шәхескә акча табарга кирәк иде. Шулай итеп күбесе Мәскәүләргә, чит илләргә китте", ди Гыймаев.

Тукай бюсты, 1959

Тукай бюсты, 1959

Белешмә

Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Беренче дөнья сугышы вакытында хәрби хезмәткә алына һәм Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгате серләренә өйрәнә.

1919-20 елларда Казанда сәнгать училищесында укый. 1920-1926 елларда Мәскәүдә сәнгать мәктәбендә белем ала. 1929 елда репрессияләнә һәм Соловецки утраулары лагеренә сөрелә. 1933 елда азат ителә.

1934-1941 елларда Мәскәүдә яши, 1941-1949 елларда Алматы һәм Семей (Семипалатински) шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта казак шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләренә иллюстрацияләр, Габдулла Тукайның казакъ теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, Казакъстанның тарихы, көнкүреше һәм сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләре иҗат итә.

1949-1958 елларда Үзбәкстанда яши, Урта Азия табигатенә бәйле нәкыш һәм гарфик портретлар, пейзаж, этюдлар яза. Балхаш бакыр эретү заводы мәдәният йортының архитектурасы проекты һәм декоратив бизәлеше авторы була. Ташкент театр-сәнгать институтында сынлы сәнгать бүлеген оештыручыларның да берсе.

1958 елдан Бакый Урманче Казанда яши. 1990 елда вафат була.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG