Accessibility links

пәнҗешәмбе, 27 апрель 2017, Казан вакыты 08:22

2014 елның 20 февраленнән бирле Донбасста 10 меңгә якын кеше һәлак булган, 23 меңгә якын кеше яраланган. Бу хакта Украинаның тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелә.

Кырым аннексиясенә һәм Донабста канкоешка китергән Русия хәрби операциясе башланганнан бирле ике миллионнан артык кеше качакка әйләнергә мәҗбүр булган. Русия-Украина чигенең 409 километры Украина контроле астында түгел. Аның аша Русия Украинага ялланып сугышучылар, корал җибәреп тора. "Агрессор дәүләт тарафыннан Украинаның җиде процент җире тартып алынган, оккупация һәм террор астында миллионлаган украин ватандашы яши", диелә белдерүдә.

Киев Мәскәүне, Мински килешүләре нигезендә, Донбасста низагны тыныч юл белән чишү йөкләмәләрен үтәргә чакыра. "Аннексияләнгән Кырымда һәм сепаратистлар контроле астындагы районнарда хокук бозуларны кичекмәстән туктатырга, украин тоткырларын һәм сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга, Кырымны Украинага кайтарырга", диелә Украина тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Соңгы тәүлек эчендә Донбаста сепартистлар ким дигәндә 74 тапкыр украина хәрбиләренең ныгытмаларына аткан. Ике украин хәрбие яраланган, дип хәбәр итә "Украинская правда".

18 февральдә ике як та чираттагы тынычлык турында килеште, ул 20 февральдә башланырга тиеш иде.

Гыйнвар ахырында Украина көнчыгышында хәлләр кискенләште. Украина контроле астында булган Авдеевка шәһәре янында сугышлар башланды. Нәтиҗәдә ике якта та югалтулар булды. Украина белән Русия низаг кискенләшүдә бер-берсен гаепләде.

XS
SM
MD
LG