Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе Илдар Дадинны иреккә чыгару карары кабул итте


Петербурда "Весна" хәрәкәтенең Дадинны яклып уздырылган чарасы
Петербурда "Весна" хәрәкәтенең Дадинны яклып уздырылган чарасы

Урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән оппозиция вәкиле Илдар Дадинга карата җинаять эше туктатыла.

Русия Югары мәхкәмәсе оппозиция активисты Илдар Дадинны иреккә чыгару, аңа карата ачылган җинатяь эшен туктату һәм хөкем ителүченең аклау (реабилитация) хокукын тану турында карар чыгарды.

Баш прокурор урынбасары Леонид Коржинек Дадин гамәлләрендә җинаять булмаган дип белдерде.

Дадин үзе Югары мәхкәмә президиумы утырышында видеоэлемтә аша гына катнашты. Ул Алтай төбәге төрмәсендә утыра. Үзенә карата барган эшне ул "цирк" дип атады.

10 февральдә Русиянең Конституция мәхкәмәсе митинг уздыру тәртибен күп тапкыр бозу өчен җинаять җаваплылыгы куллануны кануни дип таныды. Ләкин андый җинаять җаваплылыгы хокук бозуның җәмгыятькә куркыныч тудыру дәрәҗәсенә карап кына кулланылырга мөмкин диелде. Шул сәбәпле Илдар Дадинга урам чаралары уздыру тәртибен күп тапкыр бозу маддәсе нигезендә чыгарылган хөкем карары яңадан каралды.

Дадин - урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше. Гаепләү һәм хөкем карарын аңа 2015 елның декабрендә Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе чыгарды. Дадин дүрт тапкыр канун бозуда гаепләнде. Гаепләү аның шигар тотып үзе генә басып торуына карамастан белдерелде. Үзе ул гаебен танымады, төрмәгә "конституциядә каралган хокукларын тормышка ашырган" өчен утыртылдым дип белдерде.

Дадин бертуган Навальныйлар һәм "Сазлык мәйданы эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде. Ул өч елга колониягә хөкем ителде. 2016 елның мартында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Дадинның хөкем карарын ярты елга кыскартты.

XS
SM
MD
LG