Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Дадин төрмәдән иреккә чыкты


Илдар Дадин уртада
Илдар Дадин уртада

"Төрмә җитәкчелеге мәхкәмә карарын белмәгән", "аклау документлары килеп җитмәгән" дигән сылтау белән активистны азат итү сузылды. Русия Югары мәхкәмәсе 22 февраль Дадинны аклау карары чыгарды.

Оппозициядәге активист Илдар Дадин төрмәдән иреккә чыгарылды. Җинаять карары нигезендә Дадин 2017 елның 30 июленә кадәр төрмәдә утырырга тиеш иде, әмма Русия Югары мәхкәмәсе 22 февраль активистны аклады.

26 февраль җирле вакыт вакыт 12 сәгать 35 минутта Алтай краеның Рубцовски шәһәрендәге бишенче санлы төрмәгә элемтә хезмәтенең махсус машинасы Русия Югары мәхкәмәсенең Дадинны аклау карарын китерде.

Элемтә хезмәтенең махсус машинасы төрмә капкасы төбендә
Элемтә хезмәтенең махсус машинасы төрмә капкасы төбендә

Русия Югары мәхкәмәсе 22 февраль үтте, "утырыш трансляцияләнгән бүлмәдә Дадин үзе генә булган һәм шул сәбәпле төрмә җитәкчелеге мәхкәмә карарын белмәгән", "аклау документлары килеп җитмәгән" дигән сылтау белән активистны азат итү сузылды.

24 февраль Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятләреннән ни өчен Дадинны иреккә чыгармауны аңлатуны таләп иткән иде.

Дадин урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше булды. Ул ике ел ярымга колониягә хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG