Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думаның Депутатлык этикасы комиссиясенә Фатих Сибагатуллинга карата шикаять юлланган


Фатих Сибагатуллин
Фатих Сибагатуллин

Чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы активистлар Русия Дәүләт Думасы депутатының аларны "аңгыра" дип атавына һәм "завод куркыныч тудырмый" дигән сүзләренә ачу белдерә.

"Казанда чүп яндыру корылмасына – юк" дип аталган хәрәкәт активистлары Русия Дәүләт Думасының Депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе рәисе Отари Аршбага мөрәҗәгать юллаган. Алар Татарстаннан сайланган депутат Фатих Сибагатуллинны депутатлык этикасы кагыйдәләрен бозуда гаепли.

Активистларның мондый мөрәҗәгать язуына Сибагатуллинның "Вечерняя Казань" газетындагы "Чүп яндыру корылмасын Самосыровода түгел, Боровое Матюшинода төзергә тәкъдим итәм" дигән мәкаләсе сәбәп булган.

Андагы ике җөмлә активистларның ачуын чыгарган. Беренчесе ("Михаил Задорнов әйтмешли, моны бары тик аңгыралар гына теләми") хәбәрченең Казан халкы чүп яндыру корылмасы төзелүдән курка дигән сүзләренә җавап булган. Хат авторлары моны мыскыллау дип кабул иткән. "Казанда чүп яндыру корылмасы теләмим" дип аталган петицияне имзалаучыларны да мыскыллау бу ди авторлар. Петиция 13500дән артык тавыш җыйган.

Сибагатуллинның "Ул экологик яктан чиста, аның янында парк ясасаң да, ул чәчәк атып торачак" дигән җөмләсен активистлар ялган дип саный.

Хат авторлары Мәскәүдәге 3нче санлы чүп яндыру корылмасына карата чыгарылган мәхкәмә карарына сылтана. Карарда ширкәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә зарары өченче һәм дүртенче дәрәҗәдә булган калдыклар барлыкка килүе турында язылган.

Активистлар Дәүләт Думасы комиссиясе рәисеннән Фатих Сибагатуллинның депутатлык этикасы кагыйдәләрен бозу мәсьәләсен карауны сорый һәм Сибагатуллиннан гафу үтенүне таләп итәргә, матбугат чараларында әлеге кагыйдә бозу турында язарга тәкъдим итәләр.

Казанда чүп яндыру корылмасына каршы хәрәкәт активлаша. Казан активистларының көрәшен Гринпис кебек халыкара оешманың Русиядәге бүлеге дә яклый.

XS
SM
MD
LG