Бүгенге көндә Мещанов Казанга кайтарылган диелә Татарстан эчке эшләр министрлыгы белдерүендә.
18 февральдә Татарстан эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе "ТФБ Финанс" инвестиция ширкәте эшчәнлеген тикшерү турындагы җинаять эше кысаларында Сергей Мещановны федераль эзләүгә тапшырган иде.
Әлеге вакытта "ТФБ Финанс"ка бәйле җинаять эше нигезендә Тимур Вальшин, Вадим Мерзляков, Илнар Әбделманов, Рөстәм Тимербаев сак астына алынган.