Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патрушев Русиядә үсмер наркоманнар саны 60 процентка артуын белдерде


Русия Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев белдерүенчә, илдә наркотик кулланучыларның гомум саны биш ел эчендә үзгәрмәгән, ә менә яшүсмер наркоманнар саны күпкә арткан.

Русиядә соңгы биш ел эчендә балигъ булмаганнар арасында наркоманнар саны 60 процентка арткан. Бу хакта Урал федераль бүлгесендә узган күчмә җыелышта Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев белдерде.

Шул ук вакытта, наркотик кулланучыларның гомум саны әлеге вакыт эчендә үзгәрмәгән һәм 640 меңләп кеше тәшкил итә.

Наркомания таралуга каршы көрәш кысаларында берничә катгый чара күрү тәкъдим ителгән иде. 2016 елда Русия сәламәтлек саклау министрлыгы мәктәп укучыларын наркотикларга яңача тикшерү кертте.

Шул ук елны Дәүләт Думасына полициягә һәм мәктәп җитәкчелегенә ата-аналарының рөхсәтеннән башка укучыларны наркотикларга тикшерү узарга җибәрү хокукы бирү турында канун өлгесе кертелде. Узган атнада Русия хөкүмәте наркотиклар турындагы маддәләр нигезендә хөкем ителгәннәргә карата күзәтчелек эшен киңәйтергә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG