Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Уфада төбәкләргә күбрәк хакимият һәм акча вәгъдә итте


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Алексей Навальный 4 мартта Уфага килеп сайлау алды көрәше идарәсен ачты. Мәскәү Кремле оештырган "Милли азатлык хәрәкәте" (НОД) вәкилләре аңа һәрдаим аяк чалып йөрде. Навальный төбәкләргә күбрәк хакимият бирү, аларны талауны туктату яклы булуын әйтте.

4 март Уфага оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный килде. Ул Башкортстан башкаласына тимер юлы белән килеп төште. Аны теләктәшлек белдерүчеләр белән бер үк вакытта Мәскәү Кремле оештырган "Милли азатлык хәрәкәте" (НОД) вәкилләре дә каршы алды.

НОД Навалныйны Америка байрагы һәм "Агент Госдепа США" дип язылган плакат белән каршы алып, "Хурлык! Хурлык!" дип кычкырып озатып йөрде. Полиция хезмәткәрләре аларга каршылык күрсәтмәде. Берничә кеше йомырка да ыргытты. Бер йомырка Навальныйны каршы алучыларның берсенең күзенә тиде. Ике йомырка полиция хезмәткәренә дә килеп тиде. Алар моңа гаҗәпләнү белдерсә дә, йомырка атучыны тоткарлап мәшәкатьләнмәделәр.

Илнең баш оппозициячесе Уфа тимер юлы вокзалыннан туры "Эхо Москвы" радиосының Башкортстан бүлегенә барып туры эфирдан чыгыш ясады. Аннан соң Прогресс фиркасенең Башкортстан бүлегенә килде. Биредә Навальныйны журналистлар белән бергә НОД вәкилләре дә каршы алды.

Николай Лаптев
Николай Лаптев

НОДның Башкортстандагы җитәкчесе Николай Лаптев Азатлыкка: "Без Навальныйның биредә штабын төзеп, яшьләрнең башын катыруына, чит ил агентлары ясавына юл куймас өчен көрәшәбез. Бу Украинадагы хәлләрне монда үрчетү кебек. Моның белән аның штабы шөгыльләнәчәк. Без Украина Мәйданын Уфага күчерүгә юл куймаячакбыз!", дип белдерде.

Леонид Волков
Леонид Волков

Прогресс фиркасе бүлеге бинасында журналистлар һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашлыгында матбугат очрашуы узды. Чараны Алексей Навальныйның федераль штабы җитәкчесе Леонид Волков ачты:

"Бу безнең хәрәкәтнең илдәге бишенче штабы. Барлыгы 77 штаб төзеләчәк. Билгеле булуынча, президентлыкка намзәт булып теркәлү өчен бер төбәктән генә дә 5-7 мең имза җыярга кирәк. Имза җыю вакыты җайсыз чакка туры китереләчәк һәм аз вакыт биреләчәк. Шуңа күрә төбәкләрдә штаблар оештырыла. Алар кыска гына вакытта теләктәшләрдән имза җыюны оештырачак. Уфада инде безне яклаган 2100 кеше булуы ачыкланды, республиканың башка урыннарында алар бер меңнән артык. Бу Башкортстанда җыелачак имзаның яртысы дигән сүз. Теләктәшләр бик күп булачагына шикләнмибез. Безгә Уфада 250 волонтер ярдәм итә."

Навальный үзенең чыгышын Уфадагы штабы башлыгы белән таныштырудан башлады. Ул – Лилия Чанышева.

Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Лилия Чанышева "Делойт" ширкәтендә эшләгән, 2016 елгы Русия Дәүләт Думасы сайлавында "Голос" берләшмәсе күзәтүчесе булган. Ул узган җәй "Комфорт һәм хәвефсез Уфа өчен" дип аталган каршылык чарасында да күренеп калган иде. Оппозициядәге эшчәнлеге билгеле түгел. Навальный аны булдыклы, заманча фикерли торган кеше дип атады.

Очрашуда Навальный кыска гына чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде:

"Бу безнең милли республикада төзелгән беренче штаб. Башкортстандагы, Уфадагы хәлләр турында мин хәбәрдар. Сез миңа караганда күбрәк тә беләсез. Безнең төп бурыч – илдәге ришвәтчелекне, караклыкны бетерү, булдыксыз җитәкчеләрне урыннарыннан алу. Ил җитәкчеләре халыкны, Русияне талый. Хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведевның хәйрия оешмаларына дип 70 миллиард сум ришвәт җыюын беләсез. Без бу башбаштаклыкны туктатырга тиеш! Без Мәскәү һәм төбәкләр арасында мөнәсәбәтләрне яңача көйләүне күтәрүче бердәнбер хәрәкәт. Мәскәү төбәкләрне талаудан туктарга тиеш! Төбәкләрдәге байлык белән халык тигез файдаланырга тиеш! Олигархлар компенсация салымнары түләргә тиеш!"

Навальный үзенең Уфадагы тәэсоратлары белән уртаклашып, ике метр биеклектәге көртләргә, урамнарның тазартылмавына гаҗәпләнү белдерде. Йомырка атып каршы алучыларны клоуннар дип атады. "Аларның тырышлыгы белән минем сәфәр зур яңгыраш ала", дип шаяртты.

Навальный тарафдарларының Уфадагы җирле идарәсе каршында НОД тарафдарлары
Навальный тарафдарларының Уфадагы җирле идарәсе каршында НОД тарафдарлары

Аннан Мәскәү кунагы сорауларга җавап бирде. Сорау бирүчеләр арасында НОДның да берничә вәкиле бар иде. Үзен Илшат дип таныштырганы Советлар Берлеген Америка таркатуы, бөтен ил белән алар идарә итүе турында әйтте. Американың "Делойд" ширкәтендә эшләгән Лилия Чанышеваның штабка баш итеп билгеләнүен бу фирканең чит илләргә эшләве дип бәяләвен әйтте.

Навальный Илшатка шундый җавап бирде: "Мин НОДның безгә ияреп йөрүенә гаҗәпләнәм. Сез ил өчен, халык өчен борчылсагыз, әйдәгез, ришвәтчелеккә каршы бергәләп көрәшик! Советлар Берлеген Америка җимергән, ил белән Америка идарә итә дисез. Ә бит милли батырыгыз булган Путин шул эшләрнең эчендә булды. Собчак, Ельцин белән эшләде. Ул кая караган? Бүгенге ришвәтчелеккә карата нинди чаралар күрә?"

"Башнефть" язмышы турындагы сорауга җавап береп, Навальный "Роснефть"кә тәнкыйть белдерде. "Башнефть"нең республика милке булып калырга тиешлеген әйтте. Ягулык тармагын сатуны "яхшы ширкәтне начар ширкәи сатып алу" дип бәяләде.

Алексей Навальный Рәмилә Сәетова белән
Алексей Навальный Рәмилә Сәетова белән

Башкорт аксакаллары шурасы рәисәсе Рәмилә Сәетова Навальныйның милли мәсьәләләргә карашын сорады. Навальный аңа шулай дип җавап бирде.

Навальный төбәкләргә күбрәк хакимият һәм акча вәгъдә итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

"Урыс, башкорт, татар милләтчеләренең язмышы уртак. Алар барысы да басым астында. "Бердәм Русия" фиркасе барысын да йоткан. Без төбәкләрдәге хакимиятне үзләренә бирү яклы. Хакимиятне төбәк җитәкчеләре, шәһәр мэрлары кулына тапшырырга кирәк. Мәсәлән, аерым бер касабада башкортлар күпләп яши икән, аларның вәкиллеге булырга тиеш. Татарлар күпләп яши икән, аларның вәкиллеге мәнфәгатьләре өчен эшләргә тиеш. Корылтаегыз тигез нисбәттә төзелергә тиеш, ә бүген ул хәрәмләшүләр юлы белән төзелгән. Аны "Бердәм Русия" төзегән. Һәр милли республикада төп халык кысылган, мәнфәгатьләре кайгыртылмый. Без аларга ирек бирү яклы. Телләрне саклауга акча күбрәк бүленергә тиеш. Чөнки телне бер югалтсак, аны кабат тергезү авыр булачак. Төбәкләрдә акча күбрәк калырга тиеш. Без сәяси ирек яклы."

Сәетованың республикада барлык халыкның башкорт телен өйрәнүгә мөнәсәбәт турында соравына Навальный, бу мәсьәләләрне өйрәнмәвен әйтеп, җавап бирмәде.

Матбугат очрашуыннан соң Навальный волонтерлар белән сөйләшү уздырды. Анда Прогресс фиркасе, штаб эшчәнлеге турында сүз барды.

Алексей Навальный шул ук көнне Казанга китте.

XS
SM
MD
LG