Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк мөштәриләре үз таләпләре белән Миңнехановка яңа мөрәҗәгать чыгарды


Татфондбанк мөштәриләре, Казан, 26 февраль, 2017
Татфондбанк мөштәриләре, Казан, 26 февраль, 2017

Татфондбанктагы хисапларыннан акчаларын ала алмаучы мөштәриләр үз сәхифәләрендә һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәхифәсендәге комментарларда хакимияткә таләпләрен белдереп яңа мөрәҗәгать урнаштырды. Алар мөштәриләргә акчаларны кайтаруны дүрт өлештә башкарырга тәкъдим итә.

"ТФБ тирәсендәге вазгыять чишелми генә түгел, хакимият оешмаларының берни эшләмәве сәбәпле кыза бара. Дәүләт катнашында эшләүче Татнефть үз акчаларын алырга җыенганд, башка мөштәриләр турында сүз дә булмавы киеренкелекне аеруча арттыра. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, акчалар чыгарылган, әмма бу инде регулятордан башка да мәгълүм иде, чөнки 43 млрдлык тишек бер сәгать эчендә генә барлыкка килә алмый", диелә мөрәҗәгатьтә һәм вазгыятьне чишү юлы тәкъдим ителә.

Планның беренче өлеше Татфондбанк хисапларында акчалары булган барлык физик затларны, барлык йөкләмәләр сакланган килеш, башка банкка күчерүдән гыйбарәт.

Икенче өлеш банкротлык эшен тулысынча контрольдә тоту турында. Бу Татфондбанкта бары юридик затларның гына калуын һәм аларның, башка тарафлар белән бергә, бу эштә катнашуын күзәдә тота.
Мөрәҗәгатьне әзерләүчеләр соңгы өч елда акчаларны читкә чыгару һәм милекне сату белән бәйле барлык килешүләрне гамәлдән чыгаруны, акчаларны табып кире кайтаруны, бу вазгыять өчен җаваплыларны җәзага тартуны таләп итә.

Планның өченче өлешендә сүз Татнефтьнең, ТАИФның һәм Татарстан хөкүмәтенә караган башка ширкәтләрнең, читкә чыгарылган барлык акчалар банкка кайтарылганчыга кадәр, үз дәгъваларыннан баш тартуы турында бара.

Соңгы бүлек "ТФБ Финанс инвестиция ширкәтенә ышаныч белән идарә итүгә акча биргәннәрне гади мөштәриләр дип тану һәм аларны да башка банкка күчерү турында.

XS
SM
MD
LG