Accessibility links

"Калфак туе"н оештыручылар калфакның ни икәнен белми


Калфак күргәзмәсе
Калфак күргәзмәсе

5 март Мәскәүдә "Ак калфак" оешмасы "Калфак туе" дигән очрашу уздырды. Анда пәрәмәч бәйгесе дә, киемнәр, калфаклар күргәзмәсе дә булды. Очрашу төрле җырлар, биюләр белән бергә барды.

Мәскәүдә "Ак калфак" оешмасы әле икенче елын гына эшләп килә. Наилә Фатехова җитәкчелегендәге бу оешма ел дәвамында Мәскәү хатын-кызлары өчен күптөрле очрашулар оештырды. "Заманча тормышта Мәскәү хатын-кызлары" дип аталган темага танылган милләттәшләр белән очрашулар да булды. Мәдәни үзәктә булган ул очрашуларда Русиянең атказанган табибы Римма Карачурина хатын-кыз проблемнары буенча төрле киңәшләр бирде. Ислам дине белгече Фаилә Сәлахетдинова татар халкына ислам дине белән барлыкка килгән гореф-гадәтләр, намаз-ният, балалар тәрбиясе турында сөйләде.

Калфак күргәзмәсе
Калфак күргәзмәсе

Шулай ук күп еллар "Мөселманнар" дип аталган телевидение тапшыруларын алып барган Динара Садретдинова белән дә кызыклы очрашулар уздырды. "Ак калфак" оешмасы халык өчен шулай ук язучылар, укытучылар, артистлар белән дә очрашулар уздырды. Ел дәвамында аш пешерү осталары, калфак, күлмәк тегүчеләр, татар орнаментларын үзләштерү буенча дәресләр уздырып, бу эшләрнең хикмәтле үзенчәлекләренә төшендерделәр.

5 март узган кичәдә “Ак калфак” оешмасы шулай ел дәвамында актив катнашкан оешма әгъзаларын рәхмәт хатлары белән дә бүләкләде.

Тамашачылар
Тамашачылар

Шул ук вакытта очрашуны оештыручылар нәрсә ул калфак, кайдан килеп чыккан, кайсы вакытлардан бирле татар хатын-кызларының баш киеме булып саналган дигән сорауларга җавап бирә алмадылар. Һәм бу гореф-гадәтнең тарихы тирән булуын аңлап, алдагы очрашуларга бу гади генә калфакның тарихы турында өйрәнеп, аның турында аерым очрашу уздырырга кирәклеген әйттеләр. Бу сорауга җавап итеп калфак турында очрашуда очраклы рәвештә генә катнашкан Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов тамашачыларны җырлары белән генә куандырып калмыйча, гомумән, татар калфагы турында кызыклы мәгълүматлар да бирде.

Фердинанд Сәлаховта калфак турында мәгълүмат җитәрлек
Фердинанд Сәлаховта калфак турында мәгълүмат җитәрлек

“Калфак – ул теләсә нинди кием белән киелә торган әйбер түгел, ул хатын-кызларның социаль статусын күрсәткән билге булып та торган. Хатыннарда калфак бер төрле булса, кызлар гел икенче төрле калфак кигәннәр. Ә тол хатыннар кия торган калфак башкалардан аерылып тора торган булган. Мин бу сүзләрне үз белдегем белән генә әйтмим, мин бу хакта Фәннәр академиясендә махсус өйрәндем, үзем өчен дә кызыклы нәтиҗәләр ясадым”, диде Фердинад Сәлахов. Ул очрашуны оештыручыларга да, килгән тамашачыларга да калфак турында кыскача гына мәгълүматлар җиткерде һәм оештыручыларны бу мәсьәлә белән тирәнтен кызыксынырга чакырды. “Ак калфак” оешмасы калфак тарихын белергә тиеш, диде Фердинанд Сәлахов.

Калфак остасы Светлана Габбасова
Калфак остасы Светлана Габбасова

Тамашачылар арасында калфаклы кешеләр күп түгел иде. Очрашуда калфак тегү остасы Светлана Габбасова да үзе теккән, чиккән калфаклар турында сөйләде, аларны сатып алу мөмкинлекләре барлыгын да әйтте. Ләкин 700 сум торган калфакларны алырга берәү дә ашыкмады.

Илмира Васил (с) үзе теккән татар күлмәкләрен күрсәтә
Илмира Васил (с) үзе теккән татар күлмәкләрен күрсәтә

Очрашуда шулай ук татар күлмәкләре тегү остасы Илмира Васил үзе теккән күлмәкләрне күрсәтүне оештырыды. Бу күлмәкләр Италия, Франциядә булган күргәзмәләрдә дә катнашуын әйтте. Шулай ук Галия Вәлиуллина никах туена махсус ясалган бик күп күлмәкләр коллекциясен күрсәтте.

Жюри әгъзалары пәрәмәчләрне тәмләп карый
Жюри әгъзалары пәрәмәчләрне тәмләп карый

Тамашада “Калфак туе”на алып килгән пәрәмәч бәйгесенә дә нәтиҗәләр ясадылар. Беренче урынны Русиянең атказанган табибы Римма Карачурина алды. Пәрәмәчләрен кабып караган бәйсез жюри әгъзалары иң тәмле пәрәмәч дип аның пәрәмәчләрен атады.

Тамаша “Туган тел” җыры белән тәмамланды, тамашага килүчеләр пәрәмәчләр белән дә сыйландылар.

XS
SM
MD
LG