Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак калфак" әләме Актаныш җирендә җилферди


Актанышта "Ак калфак" җыены ачылышы
Актанышта "Ак калфак" җыены ачылышы

13 июльдә Татарстанның "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Актаныштагы бүлегендә өч көнлек халыкара җыен башланды.

Кунаклар көннең икенче яртысында Актаныштагы “Бүләк” җәйләвенә җыелды. Төшке аштан соң таныштыру җыены узды. Кунакларны “Ак калфак”ның Татарстан оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова Актаныш җирендә сәламләде, район хакимияте вәкиле дә котлады. Алар үзләренең чыгышында “биредә татарча гына сөйләшсәк, аралашсак иде, һәрбер хатын-кызыбыз калфаклардан йөрсә иде", дигән теләкләрен дә җиткерде.

Бу җыенга Русиянең 22 төбәгеннән, Татарстанның 33 районыннан “Ак калфак” хатын кызлар оешмасы вәкилләре килгән. Австралия, Беларус, Таҗикстан, Польша һәм Төрекманстаннан да кунаклар булуы әйтелде.

Семинарда катнашучылар Актаныш үзәгенә сәяхәт кылды. Аннан соң кичке якта Киров авылы халык театры спектаклен карарга бардылар. Татар милләте, татар хатын-кызлары роле турында кичке сөйләшү алдыннан Азатлык Алексеевски районы “Ак калфак” оешмасы рәисәсе Алсу Нәҗми, Әлмәт районы оешмасы җитәкчесе Ландыш Зарипова белән сөйләшеп алды. Алар да милләт торышы хакында фикер алышуларны кирәк дип саныйлар.

Алдагы ике көндә “Ак калфак” вәкилләре биш төркемгә бүленеп Актаныш районының биш авылында йолалар караячак. Яңа клуб, фонтан ачуда катнашырлар, ЗАГСта булырлар, Пучыдагы Миңтимер Шәймиев музейларына сәяхәт ясарлар дигән фаразлар бар.

Семинар өч көн дәвам итәчәк һәм кунаклар 15 июлдә, кичке якта гына таралышачаклар.

XS
SM
MD
LG