Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флоридада елның беренче Сабантуе үтте

Флорида Сабантуеннан бер күренеш
Флорида Сабантуеннан бер күренеш

18 март Американың Флорида штатында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Милли бәйрәмне өченче ел рәттән Флорида татарлары оешмасы активистлары оештырды.

Бәйрәмгә гадәттәгечә Американың Флоридасыннан гына түгел, Нью Йорк, Пенсильвания, Мичиган штатларыннан да татарлар җыелды, шулай ук Казаннан, Мәскәүдән, Уфадан, Прагадан кунаклар килде.

Чара Флориданың Tradewinds паркында үтте. Башта балалар "Чукмар белән Тукмар" әкиятен күрсәтте. Аны Флорида татарлары оешмасы активисты Гөлшат Якупова үзенең балалары Рәсүл белән Даут һәм Зифа Шәйхетдинова ярдәмендә сәхнәләштерде.

Сабантуйга барлыгы 150ләп кеше җыелды дип хәбәр итте Азатлыкка оештыручыларның берсе Эльвира Басыйрова.

Сабантуй гадәттәгечә олыларны да, сабыйларны берләштерә торган бәйрәмгә әверелде. Кашык-йомырка белән йөгерү, аркан тартышу бәйгеләрендә малайлар-кызлар да, аларның әти-әниләре дә, әбиләре дә ярышты.

Флоридада елның беренче Сабантуе үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00

Бәйрәмне Америка татарларының алыштыргысыз тамадасы - Илмир Әхмәтҗанов алып барды.

Казаннан килгән кунаклар арасында Татарстанның атказанган артисты, "Turkvision" фестивале лауреаты Айдар Сөләйман да булды. Аны "Флорида татарлары" оешмасы соравы белән Татарстан мәдәният министрлыгы махсус Сабантуйда чыгыш ясарга юллады, диде Эльвира Басыйрова.

Океан артында яшәүче хуҗабикәләр милли ашларны да оста әзерләп килгән иде. Казаннан килгән кунак, Татар ашлары халыкара федерациясе җитәкчесе Резедә Хөсәинова пирамида рәвешендәге чәкчәк ясап кунакларны шаккатырды. Сабантуйның икенче көнендә ул җирле татар оешмасына йөрүче татар ханымнары өчен гөбәдия пешеру остаханәсен дә үткәрде.

Флорида Сабантуе мизгелләре

Чиләк белән су ташу ярышы
1/11 Чиләк белән су ташу ярышы
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Бәйрәмдә "Чукмар белән Тукмар" әкияте сәхнәләштерде
2/11 Бәйрәмдә "Чукмар белән Тукмар" әкияте сәхнәләштерде
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Капчыкта сикерү ярышында балалар да, олылар да катнашты
3/11 Капчыкта сикерү ярышында балалар да, олылар да катнашты
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Бәйрәмнән бер күренеш
4/11 Бәйрәмнән бер күренеш
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Бәйрәмнән бер күренеш
5/11 Бәйрәмнән бер күренеш
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Кашык-йомырка белән йөгерү
6/11 Кашык-йомырка белән йөгерү
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Кызлар "Флорида татарлары" оешмасы билгесе белән торт әзерләгән
7/11 Кызлар "Флорида татарлары" оешмасы билгесе белән торт әзерләгән
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Бәйрәм төрле буын кешеләрен берләштерә
8/11 Бәйрәм төрле буын кешеләрен берләштерә
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Сабантуйда татар һәм башкорт бергә күңел ача
9/11 Сабантуйда татар һәм башкорт бергә күңел ача
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Оештыручылар сүзләренчә, Сабантуйга Флоридадан гына түгел, Нью Йорк, Мичиган, Пенсилвания штатларыннан, Прага, Казан, Мәскәү һәм Уфа шәһәрләреннән дә, барлыгы 150-ләп кеше җыелган. 
10/11 Оештыручылар сүзләренчә, Сабантуйга Флоридадан гына түгел, Нью Йорк, Мичиган, Пенсилвания штатларыннан, Прага, Казан, Мәскәү һәм Уфа шәһәрләреннән дә, барлыгы 150-ләп кеше җыелган. 
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Бәйрәм истәлекләре күңелдә озак сакланачак
11/11 Бәйрәм истәлекләре күңелдә озак сакланачак
АКШның Флорида штатында татар-башкорт дөньясында 2017 елның беренче Сабантуе үтте. Өченче ел рәттән Флорида татарлары күрше штат һәм башка ил кунакларын чакырып бәйрәм уздырды. Аны җирле татар активистлары оештырды.
Previous slide
Next slide

Сабантуйны оештыруга Ирвена Зыялтдинова, Резеда Мойта, Гөлнара Гәрәева, Римма Минһаҗева, Диләрә Галиева, Гөлназ Тимерова һәм Эльвира Басырова аеруча күп көч куйды.

АКШтагы күп кенә татар оешмалары Сабантуйларын ураза аена кадәр үткәреп калырга тырыша. Быел Рамазан ае май ахырында башлана.

XS
SM
MD
LG