Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Татар милли бәйрәме Сабантуйның ЮНЕСКО исемлегенә керүе икеле. Моңа федераль үзәк киртә булып тора. Русия ратификацияләмәгән документ аркасында Сабантуй матди булмаган мирас исемлегенә керми калган. Бу эшнең киләчәге билгесез.

Сабантуй Татарстанда гына түгел, хәзер бөтен дөнья буйлап уза. Ул ел буена дәвам итә. Бүген татарның милли бәйрәме үлеп барган авылларга да җан өрә, АКШ белән Австралиядә яшәүче милләттәшләр дә шәһәрдән шәһәргә йөреп Сабантуйларда күңел ача. Сабантуй республика йөзен күрсәтү бәйрәме булып та санала.

Сабантуйның ЮНЕСКО исемлегенә кермәве федераль үзәкнең сәясәтенә бәйле

Түрәләр дә, Дөнья татар конгрессы да аның белән ел дәвамында хисап тота. Әмма татарны популярлаштыра торган борынгы бәйрәм ЮНЕСКОның матди булмаган дөнья мирасы исемлегенә генә кертелми. Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева булган чакта бу юнәлештә эш башланган иде. Әмма ул туктап калды, бүген аны искә алучылар да аз. Сабантуйның ЮНЕСКО исемлегенә кертелмәвенең сәбәбе федераль үзәкнең сәясәтенә бәйле булып чыкты.

Азатлыкның “Бу исемлеккә Сабантуй кертелмәвенең төп сәбәбе нидә?” дигән соравына Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова: “Безгә бәйле булганның барысын да эшләр идек. Сабантуйның ЮНЕСКО исемлегенә керүен телибез, әмма, кызганыч ки, моның безгә бәйле булмаган сәбәпләре бар. Әлегә халыкара кануннар моңа киртә булып тора. Кайчан да булса без бу эшне дәвам иттерербез, әмма бүген моны хәл итеп булмый”, диде.

Татарстанның традицион мәдәниятен саклау дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова бу мәсьәләне хәл итүдә республиканың вәкаләте юк диде. Ул федераль үзәккә ымлады. “Париж матди булмаган мирас конвенциясе бар. 2003-2005 еллар аралагында бу документны ратификацияләми торып та теге яки бу мирасны ЮНЕСКО исемлегенә кертү мөмкинлеге бар иде. Русия ул чакта Байкал арты халыкларының гореф-гадәтләрен, якутларның оланхое гореф-гадәтләрен кертеп калырга өлгерде. Без дә Сабантуй турында документлар әзерләп юлладык. Ләкин бу эш ашыгыч башкарылды, нигез итеп шәһәр Сабантуе күрсәтелде. Белгечләр аны карады һәм нәтиҗәдә аутентик нигезләрен күрмәдек дип безгә эш кәгазьләрен кире кайтарды. Эшләп бетерергә дип киңәш ителде. Авыл Сабантуе турында кәгазьләр әзерләнде, әмма ахыр чиктә без өлгермәдек.

Бу Татарстан вәкаләтендә түгел. Безнең мөмкинлекләр юк

Русия ЮНЕСКО конвенциясен ратификацияләмәде, шул сәбәпле Русиянең башка бер генә мирасы да, шул исәптән Сабантуй да бу исемлеккә керү хокукына ия булмады. Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русия мәдәният министры Владимир Мединскийга бу конвенцияне ратификацияләү кирәклеген аңлатып хат язган дип беләм. Бу мәсьәлә нинди дәрәҗәдә хәл ителер, әйтә алмыйм. Бу – Татарстан вәкаләтеннән тыш хәл ителә торган эш. Безнең мөмкинлекләр юк”, дип аңлатты татар фольклоры белгече.

Сабантуйда мөгез чыгару кирәкми

Түрәләр ел дәвамында узучы Сабантуйларына хисап ясаган матбугат конференциясендә Азатлык милли бәйрәмнең асылын саклау турында да сорау бирде. Сабантуй уза, әмма анда ни генә юк! Эт чаба дип бет чаба дигәндәй, Сабантуйнда сумо көрәше дә, квадроцикллар белән узышулар да була. Түрәләрне дә бу борчый икән. Һәрхәлдә, матбугат очрашуында катнашучы мәдәният министры урынбасары да Сабантуйда ластлар киеп йөгерүне кертү, татар чәе гадәте дигән булып хәмер эчү кебек тәкъдимнәрне искә төшереп, кискен каршы торуын әйтте. Татар Конгрессы вәкиле дә, фольклор белгече дә мөгез чыгаруны кирәк дип санамыйбыз дип белдерде.

“Ун ел дәвамында Сабантуй укулары оештырыла. Сабантуйның асыл сыйфатлары, милли бәйрәм ничек узарга тиеш дигән видеолы методик әсбап та әзерләнде. Яңалыкларны кертүне авыр кичерәбез. Мәсәлән, Әстерханда Сабантуй уза икән, шундагы татарларга бәйле булган җыр-биюләр яңалык булырга мөмкин. “Кара әле “Баламишкин”ны болар үзенчә уйный икән!”, “Менә нинди биюләре бар икән!” дип аһ итәргә тиеш кунаклар. Әмма консервацияләнеп яшәү бу очракта үзен аклап бетермәскә дә мөмкин. Һәр төбәктә үзгә бер күренеш, үзгә бер бәйге булырга мөмкин.

Сабантуйда коллектив бәйгеләр юк

Карл Фукс китапларыннан беләбез: Казанда Сабантуйга төрле милләт кешеләре килгән. Телибезме, теләмибезме, шәһәрдәге Сабантуй шоу элементларсыз була алмый. Тик яңалыклар бар икән, милли бәйрәмнең таләпләренә туры килергә тиеш. Сабантуйда коллектив бәйгеләр юк, ул бары тик шәхси бәйгеләрдән тора. Сабантуйда мәйдан батыры, тиз йөгерүче, иң көчле, җитез кешеләр ачыкланган. Бәйрәм шуңа корылган”, дип аңлатты Фәнзилә Җәүһәрова.

Түрәләр хәл итәргә тиешме, халыкмы?

Халыкның Сабантуйга бәйле тагын авырткан сөяле бар. Ул да булса, бәйрәмнең вакытын түрәләр тарафыннан билгеләү. Татарстан хөкүмәте Сабантуй июньнең шимбә-якшәмбеләрендә узарга тиеш дип фәрман чыгара, көннәр салкынмы, яңгыр явамы – мөһим түгел, кешеләр шул графикка сыешырга тиеш. Сала кешеләренең теләкләре исәпкә алынмый. Авыл җирлегендә Сабантуй бетте дисә, Казанда узарга тиеш дигән канун бар.

Сүз уңаеннан, элеккеге елларда Татарстан башкаласында милли бәйрәм берничә мәйданда узган булса, соңгы елларда финанс кыенлыклар дигән сылтау белән аны бер урында гына уздыралар. Анысын да зур чараларга яки күп кунакларның килү вакытына туры китерәләр. Вакытны түрәләр билгеләргә тиешме, әллә моны халык ихтыярына калдыру дөресме? Татарстан Мәдәният министрлыгы монда әлләни куркыныч юк дип аңлата.

“Татарстанда, барыбер, Сабантуй бәйрәмнәре җәйге вакытта, июнь башында уздырыла. Бу кыр эшләре тәмамлануга туры килә. Читтә узган Сабантуйга килгәндә, Татарстан түрәләрнең катнашы юк. Татар оешмалары үзләре хәл итә, без үз планыбызга кертеп куябыз”, диде Гүзәл Шәрипова.

Уфада Сабантуй узмый. Сәбәбе?

Азатлык федераль Сабантуйның уналты тапкыр оештырылуын һәм аның бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөрүен искә төшереп, милли бәйрәм татарлар күпләп яшәгән Башкортстан башкаласы Уфада уздырылмавының сәбәпләре белән кызыксынды. Татарстан Мәдәният министрлыгы исә бу төбәкләрдәге активлыктан тора диде.

Башкортстан Сабантуй уздыру турында мөрәҗәгать иткәне булмады

“Татарстан киләсе Сабантуй кайда булачагын билгеләми. Һәрвакыт төбәк үзе инициатива белән чыга. Татар иҗтимагый оешмасы белән берлектә төбәк җитәкчелеге Татарстан президентына мөрәҗәгать юллый. Әлегә кадәр Башкортстан хөкүмәтеннән анда федераль яки бөтенрусия Сабантуе уздыру турында мөрәҗәгать иткәннәре булмады”, диде Гүзәл Шәрипова.

Киләсе елда федераль Сабантуй Әстерханда, ә бөтенрусия авыл Сабантуе Урта Әләзәндә узачак. Сабантуйның күпмегә төшүенең төгәл саннары юк. Шулай да министр урынбасары быел Түбән Новгородтагы федераль Сабантуйның 40 млн сумга төшкәнен әйтте. Татарстаннан, төбәк һәм федераль бюджеттан кергән өлешләре нинди булуы билгесез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG