Accessibility links

дүшәмбе, 24 апрель 2017, Казан вакыты 16:39

Британия парламенты янында һөҗүмдә бер кеше һәлак булды, кимендә унау яраланды


Лондонда машина йөртүче җәяүлеләрне таптаткан. Бераз соңрак парламент бинасы янында билгесез кеше полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән.

Лондонда Британия парламенты бинасы янындагы Вестминстер күперендә машина йөртүче ким дигәндә биш җәяүлене таптаткан. Соңрак бер билгесез кеше парламент бинасы каршында кизү торучы полиция хезмәткәрләренә ут ачкан. Reuters хәбәр итүенчә, полиция һөҗүм итүдә шикләнелүчене атып үтергән. Полиция ике очракта да һөҗүм итүченең үк кеше булу-булмавын тикшерә. Моның террор һөҗүме булу мөмкинлеге дә әйтелә.

Корбаннар һәм яраланучы турында рәсми мәгълүмат юк. Sky News хәбәрләренә күрә, ким дигәндә ун кеше яраланган. ВВС телеканалы яраланган бер хатын-кызның хастаханәдә үлүен хәбәр итә.

Лондон үзәгенә өстәмә иминлек көчләре китерелгән. Парламент бинасы янына медицина боралагы төшкән. Вестминстер метро станциясе ябылган. Премьер-министр Тереза Мэй эвакуацияләнгән.

Бүгенге һөҗүм – 2005 елдан бирле Лондондагы иң зур һөҗүм. Ул вакытта Лондон метросында өч поезд һәм бер автобус шартлатылды, 52 кеше һәлак булды.

Нәкъ бер ел элек Брюссель һава аланында һәм метрода шартлау булып 35 кешенең гомере өзелде.

XS
SM
MD
LG