Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция "ФОН" төзелеш оешмасы җитәкчесе Анатолий Ливаданы тоткарлады


Алданган дольщиклар пикеты
Алданган дольщиклар пикеты

Казанда полиция "ФОН" төзелеш оешмасы җитәкчесе Анатолий Ливаданы тоткарлады. Әлеге оешмага акча кертеп фатирлы булам дип алданганнар саны меңнән артык.

27 март Казанда полиция "ФОН" төзелеш ширкәте җитәкчесен тоткарлады, дип хәбәр итә Татарстан эчке эшләр министрлыгы. Хәбәрдә җитәкченең исеме күрсәтелмәгән, ләкин аның Анатолий Ливада икәнлеге билгеле.

"ФОН" җитәкчесенә карата җинаять эше алып барыла. Тикшерү версиясенә караганда, төзелеш оешмасы дүрт йортны төзүгә рөхсәт булмауга карамастан, кешеләр белән килешүләр төзегән. Хәзер алар үз фатирларын ала алмыйлар.

Зыян күрүчеләр исемлегендә меңнән артык кеше. Алар әледән әле йә Казанда, йә Мәскәүдә каршылык чаралары уздырып тора.

Дүшәмбе алданган "дольщиклар" Азатлык аша Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итте. "ФОН" оешмасына караган МЧС торак бистәсе дольщиклары мәсьәләне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аша хәл итә алмагач, дәүләт киңәшчесенә мөрәҗәгать итәргә булган. Түрәләр коррупциягә баткан һәм президент биргән күрсәтмәләрне кире кагып, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә үти дип белдерә алар.

XS
SM
MD
LG