Accessibility links

Алданган дольщиклар Азатлык аша Шәймиевкә мөрәҗәгать итә


МЧС торак бистәсендә туктап калган төзелеш
МЧС торак бистәсендә туктап калган төзелеш

Казанда МЧС торак бистәсе дольщиклары мәсьәләне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аша хәл итә алмагач, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә булган. Түрәләр коррупциягә баткан һәм президент биргән күрсәтмәләрне кире кагып, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә үти дип белдерә алар.

"Бүтән чарабыз калмады инде, Азатлык радиосы аша Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә булдык. 2013 елдан бирле фатирларыбызны көтәбез. Көтеп-көтеп үлеп китүчеләр дә, фатирсызлыктан гаиләләре таркалганнар да бар.

Меңнән артык кеше хәзер бик кыен хәлдә калдык. Бик күпләр фатирлы булуга өметләнеп үзләренең торакларын сатып "Фон" компаниясенә акча керткән иде. МЧС торак бистәсендәге йортларда фатирлы булабыз дип акча кертүчеләрнең (алга таба - дольщиклар) бик күпләр арендага алынган фатирларда яши, кемнәрдер авыллардагы әти-әниләре янына күченде", дип сөйләде дольщиклар исеменнән Булат.

Алданган дольщиклар пикетында катнашучылар
Алданган дольщиклар пикетында катнашучылар

Булат Казанда туып-үскән. Моннан җиде ел "Фон"га акча керткәндә гаилә корырга теләгән, әмма фатирсызлык яраткан кешесе белән араларын суыткан. Азатлыкның "Ни өчен Шәймиевкә, ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итмисез?" дигән соравына, Булат әфәнде: "Без аны болай да туйдырып бетердек инде", дип белдерде.

Әлегә кадәр инициатив төркемнәр генә оештырып көрәшкән МЧС торак бистәсе дольщиклары алга таба хокукларын яклау өчен иҗтимагый оешма төзергә карар иткән. Бу бистә Казанның Губкин урамында урнашкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган җирләрдә төзелгәнгә, бу бистә дольщиклар телендә "МЧС социаль торак комплексы" дип атала. Бу йортларга акча кертүчеләрнең күпчелеге зур керемле гаиләләр түгел. Йортларда күпләп фатир алып, аннан соң аны сатучы шәхси эшмәкәрләр дә бар. Без алар исеменнән эш йөртмибез, бу мөрәҗәгатебез алар исеменнән түгел, ди алданганнар.

МЧС торак комплексында төзелеш туктап калган
МЧС торак комплексында төзелеш туктап калган

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Без, "Фон" ширкәте тарафыннан төзелүче, МЧС торак бистәсе дольщиклары, үтенеч белән ярдәм итүегезне сорап Сезгә мөрәҗәгать итәбез.

Комплекс 2299 гаиләне фатирлы итәргә дип планлаштырылган биш зур-зур йорттан тора. Бу йортларга 2011 елда нигез салына, 2013-2014 елларда алар барсы да файдалануга тапшырылырга тиеш иде. 2017 ел бара, әмма безнең бер йортыбыз да төзелеп бетмәгән. Алай гына да түгел, түрәләр сүзләренә караганда төзелешнең кайчан һәм ничек тәмамланасы беркемгә дә билгеле түгел. Шулай итеп без, гаиләләребез һәм балаларыбыз белән инде 7нче ел рәттән йортсыз-нигезсез хәлдә гомер кичерергә мәҗбүр.

Түрәләрнең "бу хәлдә калуыгызга үзегез гаепле" дигән сүзләренә аптырап калабыз

Ярты Казанны төзегән, төзелеш тармагында дан казанган, республика җитәкчеләре тарафыннан күп тапкыр бүләкләнгән Анатолий Ливада җитәкләгән "Фон" компаниясе зур һәм ышанычлы ширкәтләр исемлегендә иде. Моны үзегез дә бик яхшы беләсездер. Шуңа да кайбер түрәләрдән "бу хәлдә калуыгызга үзегез гаепле" дигән сүз ишеткән саен, ничек инде алай дип аптырап калабыз. Ни гаебебез бар? Ә бәлки бөтен булган акчабызны, күбебезнең бердәнбер булган фатирларыбызны сатып, Татарстанның төзелеш тармагына керткәнгә гаеплебездер?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтелгән проблемга багышланган чыгышларында шушы хәлнең килеп чыгуында дәүләтнең һәм хөкүмәтнең җаваплыгын тануын белдерде. Аның сүзләренә караганда, хакимиятләр "бөтен булган мөмкинлекләрне эзли һәм төзелешкә кертергә тырыша. Чаллы һәм Казан хакимиятләренә, мөмкин булганча, җир кишәрлекләрен сатуга чыгарып, аннан җыелган табышны төзелеш файдасына җибәрү турында күрсәтмәләр бирелгән".

Президентның шулай ук: "Әйдәгез, бу мәсьәләне чишүдә бергә булыйк, ярдәм итү өчен бөтен булган мөмкинлекне файдаланыйк!" дигән сүзләре безгә өмет биргән һәм рухландырган иде.

Дольщикларның прокуратурага юлланган мөрәҗагате инде елга якын игътибарсыз ята

Шул ук вакытта, Сбербанк җитәкчелегенең "Фон" компаниясе хәлен җиңеләйтүгә юнәлгән тәкъдимен, Татарстан хөкүмәте һәм төзелеш министрлыгы түрәләре "күрмичә" калган булып чыга. Сез күз алдыгызга гына китереп карагыз, дольщикларның прокуратурага юлланган мөрәҗәгате инде елга якын игътибарсыз ята. Комплекстагы активларның юкка чыгуын туктату карары үтәлми. Төзелеш министры Ирек Фәйзуллинның 2015 елда да һәм яңадан, узган елның октябрендә биргән дольщиклар белән ай саен очрашулар уздыру вәгъдәсе бер тапкыр да үтәлмәде.

Узган елның июль аенда, Русия хөкүмәте карары нигезендә, республикага бүленеп бирелгән МЧС комплексына тоташкан җир кишәрлеген түрәләр әлегә кадәр үзләштерә алмый. Бу һәм башка күп кенә фактлар Татарстандагы түрәләрнең безнең мәсьәләне хәл итәргә һич кенә дә җыенмый дигән уйга этәрә. Безгә алар коррупциягә баткан һәм президент биргән күрсәтмәләрне кире кагып, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә үтиләр кебек күренә.

Түрәләрнең битарафлыгы сәбәпле Татарстанда иҗтимагый-икътисади хәл какшау омтылышларының килеп чыгуына каршы тору өчен социаль проблемнарны тиз арада халык файдасына чишү кирәк. Андый кискен проблемнарның берсе, һичшиксез – алданган дольщиклар фаҗигасе.

Сездән республикадагы проблемлы төзелешләрнең иң зурысы булган – МЧС торак комплексын тиз арада уңышлы төзеп бетерү өчен түбәндәге чараларны күрүне сорыйбыз:
- Федераль җир кишәрлеген үзләштерүне, комплекста Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өлешен киметүне кичектермәскә;
- "Фон" компаниясенең активларын, дольщикларны фатирлар белән тәэмин иткәнгә кадәр банклар залогыннан азат итергә;
- Гади дольщикларның мәнфәгатьләрен арадашчыларныкыннан (аффилированный) аерып карарга;
- Дольщикларга өстәп түләү таләпләрен куймаска;
- Комплексны төзеп бөтерү максаты белән хөкүмәт тарафыннан ярдәм акчасы бирү мөмкинлеген карарга.

Протест чаралары арта

Фатирлы булам дип акча кертеп алданучылар бер Татарстанда гына түгел. 23 март Уфада алданганнар Кувыкин урамында төзелеп бетмәгән йортлар янында пикет үткәрде. Бу йортларны "Меркурий" ширкәте канун бозып салган. Фатирлы булырга теләүчеләр бу хакта белмәгән. Ширкәт хәзер бөлгенлеккә төшкән. 150 гаиләдән җыелган 120 млн сумнан артык акча да юкка чыккан.

Уфа дольщиклар пикет үткәрде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Татарстанда да алданган дольщиклар, социаль ипотека аша фатир ала алмаучылар әледән-әле протест чарасына чыга. 18 март Казанның Петров паркында 600ләп кеше катнашында митингта дольщиклар да бар иде. Анда чыгыш ясаган ПАРНАСның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов "хәлнең социаль-сәяси кризиска" килеп җитүен белдерде.

Быел 5 гыйнварда "Салават күпере"ндә фатир көтүчеләр протест йөзеннән "чатырга күченгән" иде. 4 ноябрь – Русиядә бәйрәм ителгән Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда акча кертеп фатирлы булам дип алданганнар (дольщиклар) митингка чыккан иде.​

XS
SM
MD
LG