Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальный 15 тәүлеккә сак астына алынды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе Коррупциягә каршы көрәш фонды җитәкчесе Алексей Навальныйны 15 тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарды.

Оппозиция активисты полиция хезмәткәре таләпләренә буйсынмауда гаепләнә, дип яза "Медиазона". Навальный үзе "тоткарлаган вакытта каршылык күрсәтмәдем, эш материаллары белән таныш түгел, беркетмә имзаламадым", дип белдерә.

Элегрәк дүшәмбе Навальныйга Мәскәү үзәгендә каршылык чарасы оештыру эше нигезендә 20 мең сум күләмендә штраф салганнар иде. Бу хакта аның сүзчесе Кира Ярмыш хәбәр итте.

Алексей Навальныйның адвокаты Ольга Михайлова гаеләүләрне канунсыз диде һәм оппозиция җитәкчесен мәхкәмә залыннан ук иреккә чыгаруны таләп итте.

Навальный мәхкәмәгә Русия премьер-министры Дмитрий Медведевтан сорау алыгыз дип мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә бер дәгъвәне дә канәгатьләндермәде.

Алексей Навальный 26 мартта Мәскәү үзәгендә коорупциягә каршы урам чарасы алдыннан тоткарланды. Шул ук көнне фонд хезмәткәрләре дә тоткарланды, ә офиста тентү узды.

26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Бу чараларга Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведев турында тикшерү нигезендә әзерләп интернетка чыгарылган видео этәргеч булды. Урам җыеннарында берничә дистәдән башлап берничә меңгә кадәр халык катнашты. Мәскәүдә, төрле мәгълүматларга караганда, сигез меңнән 20 меңгә кадәр кеше катнашкан.

Казанда коррупциягә каршы митингтан соң битлекле полиция хезмәткәрләре Алексей Навальныйның Татарстандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриеваны тоткарлады. Митингта ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Шәмсетдинов тоткарланды.

Бүген мәхкәмә Эльвира Дмитриеваны рөхсәтсез митинг уздыруда гаепсез дип тапты.

XS
SM
MD
LG