Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда митингта катнашкан тагын биш кешегә административ эш ачылган


26 мартта узган митинг
26 мартта узган митинг

Казанда "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге вәкиле Владимир Соловцовка карата, якшәмбе митингта катнашканы өчен, полиция административ канун бозу турында беркетмә төзегән. Аннан тыш, тагын дүрт кешегә шундый ук беркетмәләр төзелгән.

Соловцовны Административ канун бозулар кодексының 20.2 маддәсе (митинг уздырганда канун бозу) нигезендә гаеплиләр. Мәхкәмә 29 март кич булырга тиеш.

Активист сүзләренә караганда, бүген административ хокук бозу турында беркетмәләр ким дигәндә тагын дүрт кешегә карата төзелгән. Владимир Соловцов "Э" үзәге хезмәткәрләре митингның видеосын карый һәм икешәр кешелек төркемнәр белән урам җыенында катнашучылар йортларына бара, дип сөйли. Соловцов сүзләренчә, 50ләп кешегә карата административ эш кузгатылырга мөмкин.

Дүшәмбе коррупциягә каршы митинг оештырган Эльвира Дмитриевага мәхкәмә 20 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы һәм бер мең сум күләмендә штраф билгеләде.

28 мартта Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Марсель Шәмсетдинов эшен карады һәм аңа 35 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы билгеләде.

Дмитрий Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп якшәмбе Казанның "Крылья советов" паркында митинг узды. Анда мең ярымлап кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG