Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт банкы җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов вазифасыннан китте


Мидхәт Шаһиәхмәтов
Мидхәт Шаһиәхмәтов

Русия банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, Татарстан Дәүләт банкы җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов вазифасыннан китте.

30 мартта Мидхәт Шаһиәхмәтов банк хезмәткәрләре белән хушлашты. Бу хакта Дәүләт банкының матбугат үзәге хәбәр итте, Русия Үзәк банкы мәгълүматны раслады.

Шаһиәхмәтовның вазифасыннан китүе Татфондбанк һәм Интехбанкның бөлгенлеккә төшүе белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлана. Ләкин матбугат хезмәтендә китүнең сәбәпләрен әйтмиләр.

Дәүләт банкының элекке идарәчесе Евгений Богачев "Вечерняя Казань" басмасына әйтүенчә, "банкларның җимерелүендә Шаһиәхмәтовның гаебе юк".

"Аның китүе бик кызганыч, Дәүләт банкына аны җитәкче итәр өчен вакытында мин бик күп көч куйган идем. Яңа җитәкче итеп башка төбәктән берәрсен китереп куярга мөмкиннәр. Безнең өчен бу уңайсыз булачак. Без кадрларны үзебез үстерә идек, эчке элемтәләр бик мөһим" ди Богачев.

Шаһиәхмәтов элек тугыз ел Федераль салым хезмәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, дүрт ел Татарстан икътисад министры булып эшләгән иде. Дәүләт банкы җитәкчесе итеп ул 2014 елда билгеләнде.

Узган елның декабрендә Татарстан банкларында проблемнар башланды. Берничә банк мөштәриләргә банк хисапларындагы акчаларны бирүне туктатты. Март башында Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор банкның лицензияләре алынды.

XS
SM
MD
LG