Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Алибаев Башкортстан язучылар берлегенең яңа рәисе итеп сайланды


Зәки Алибаев
Зәки Алибаев

Уфада Башкортстан язучылар берлегенең 157 әгъзасы катнашында гомуми җыелыш үткәрелде. Анда күпчелек тавыш белән идарәнең яңа рәисе итеп Зәки Алибаев сайланды.

Оешма рәисе итеп Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультеты доценты Зәки Алибаев сайланды. Аның өчен 121 тавыш бирелгән.

Берлек рәисе вазифасына тагын Башкортстанның "Китап" нәшрияты баш мөхәррире урынбасары Фәрит Әхмәдиев һәм "Истоки" газеты баш мөхәррире Айдар Хөсәенов дәгъва кылган.

Бүгенге көндә республиканың язучылар оешмасы 263 әгъзаны –язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белгечләрен берләштерә.

Былтыр ноябрьгә кадәр рәис вазифасында булган драматург Наил Гаетбай эшчәнлегендә кимчелекләр табып тикшергәннән соң, ул үз теләге белән эшеннән китте. Вакытлыча рәис итеп Зәки Алибаев сайланган иде. Алибаев хәзер бу вазифага биш елга сайланды.

Узган елларда берлекнең икътисади хәле начарланды. Башкортстан язучылар берлеге идарәсе рәисе тирәсендә җәнҗал да чыкты. Аны үзен Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәндә хәрәмләшүдә гаепләделәр.

XS
SM
MD
LG