Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков вазифасыннан китте


Илдар Халиков
Илдар Халиков

Татарстан премьер-министры Илдар Халиковның вазифасыннан китүе турында билгеле булды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан премьер-министры Илдар Халиковның башка эшкә күчү сәбәпле үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Бу хакта Татарстанның рәсми сайтында белдерелә.

Бу урынга башка кеше билгеләнгәнче, премьер-министр вазифаларын премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.

Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илдар Халиков 4 апрельдән "Татэнерго" ширкәте җитәкчесе итеп билгеләнгән. Халиков Татарстанның энергетика тармагы ширкәтләренең җитәкчеләр шураларында идарә итүне дәвам итәчәк, диелә.

"Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар шурасы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан хуплап, Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләгән.

Белешмә

Илдар Халиков 1967 елның 21 ноябрендә Әгерҗе шәһәрендә туган. Хатыны Гүзәл белән өч бала тәрбиялиләр.

1993-1995 елларда "Челны-банк" банкының әйдәп баручы белгече, идарә башлыгы булып эшли.

1995 елда "КамАЗ" ширкәтенең хокукый идарә башлыгы урынбасары булып килә һәм 2003 елга кадәр эшли.

2003 елдан - Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры.

Илдар Халиков Татарстан премьер-министры итеп 2010 елның 22 апрелендә билгеләнде. Бу вазифага аны, президент булып эшли башлагач, Рөстәм Миңнеханов чакырды.

2014 елның августыннан - Татфондбанк җитәкчеләр шурасы рәисе. 2015 елның 26 июненнән – "Иннополис сити" җитәкчеләр шурасы рәисе.

  • 2016 елның декабрендә дәүләт өлеше дә булган Татфондбанкта проблемнар башланды. Нәтиҗәдә 3 март Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды. Үзәк банк белдерүенчә, бу банкларны тернәкләндерү мөмкин түгел.
  • 4 март иртәсендә Татфондбанк белән Интехбанктагы хисапларыннан акчаларын ала алмауларына ачуы чыккан 300-400ләп кеше Татарстан хөкүмәте бинасын яуларга җыелды. Анда алар Халиков белән очрашып, аңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка куелган ультиматум тапшырды.
  • 6 март узган очрашуда Илдар Халиков ультиматумны кире какты. Шул ук көнне Татарстан Сәүдә-сәнәгать пулатында республика премьер-министры Халиков белән очрашуда катнашучылар республика президентына импичмент таләп итәргә җыенуларын белдерде.
  • Change.org петицияләр сайтында Татарстан премьер-министры Илдар Халиковны вазифасыннан төшерү турындагы петиция барлыкка килде. Ул Русия президенты Владимир Путинга юлланган иде. Петиция бер атна эчендә җиде меңнән артык имза җыйды.
XS
SM
MD
LG