Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керүне тыярга тәкъдим итә


Ленинград өлкәсе депутатлары 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю турында канун өлгесе әзерләгән.

Канун өлгесендә әйтелгәнчә, социаль челтәрләр хуҗалары Русия һәм чит ил кулланучыларының паспортларын тикшерергә мәҗбүр булачак. Шул ук вакытта бер кеше бер генә аккаунт ясый алачак, дип хәбәр итә "Известия". Әлеге кагыйдәләрне бозучы сайт хуҗасына яки юридик затка 300 мең сумга кадәр штраф карала. Әгәр кулланучы дөрес мәгълүмат бирми, йә үзгәрешләр турында хәбәр итми икән, аңа бер мең сумнан өч мең сумга кадәр штраф карала.

Канун өлгесе авторлары 18 яшькә җиткән үсмерләрне балалар өчен тыелган мәгълүмат урнаштырылган төркемнәргә керүне тыярга кирәк дип тә саный.

Моннан тыш, депутатлар рөхсәтсез митинглар һәм җыеннар турында хәбәр итүне тыярга тәкъдим итә.

Канун өлгесе 5 апрельдә Русия думасына кертелергә тиеш дип белдерелә. Канун өлгесе авторларының берсе Владимир Петров белдерүенчә, яңа канун 2018 елның 1 гыйнвареннән үз көченә керергә тиеш.

Социаль челтәрләр һәм интернет-бизнес вәкилләре әлеге канун ахыргача эшләнеп бетмәгән һәм аны үтәп булмаячак ди. Думаның мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Леонид Левин әйтүенчә, канун өлгесе кешенең ирекләрен чикли, "яшүсмерләрне үзләрен интернеттан тыш урынарда агрессив тотуларына китерергә мөмкин".

XS
SM
MD
LG