Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министрлыгы: "Галәм гыйбадәтханәсен" мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертеп булмый


"Галәм гыйбадәтханәсе" янгыннан соң. 10 апрель 2017
"Галәм гыйбадәтханәсе" янгыннан соң. 10 апрель 2017

Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова Азатлыкка җавабында "Галәм гыйбадәтханәсе"н мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертеп булмый ди.

"2016 елда Татарстан мәдәният министрлыгы әлеге комплексның сәнгати, тарихи, фәнни яки башка мәдәни кыйммәтен раслау өчен белгечләр чакырткан иде. Экспертлар фикеренчә, "Галәм гыйбадәтханәсе" архитектура, скульптура, рәсем сәнгате, монументаль-декоратив сәнгать берлеге үрнәге булып тора. Ләкин канун нигезендә дәүләт сагына 40 ел элегрәк төзелгән биналар гына алына", диелә Персованың Азатлыкка җавабында.

Аның фикеренчә, комплекс төзелеп бетмәгән. Әнә шул сәбәпле дә аны мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертеп булмый. "2016 елда уздырылган халыкара аудит стандартлары һәм коммуналь хезмәтләр тикшеренүләргә караганда, комплекс бу халәттә музей буларак та кулланыла алмый, чөнки янгын куркынычсызлыгы һәм төзелеш нормативларына тулы килми", ди Персова.

Бина физик затлар милке булып саналганлыктан, милек ияләре һәм башка затлар арасындагы низаглар сәбәпле мәдәният министрлыгы әлегә "Галәм гыйбадәтханәсе"нең киләчәгенә карата ни дә булса белдерми. "Корылманы төзекләндерү карары салынган зыян дәрәҗәсен белгечләр тикшергәннән соң кабул ителәчәк, әмма аның киләчәк язмышы тулысынча бина хуҗалары кулында", ди Светлана Персова.

10 апрель Тукай бүләге иясе, сынчы-рәссам Илдар Ханов төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә янгын чыкты һәм анда Хановның дусты, прораб Мансур Зиннәтов һәлак булды.

"Галәм гыйбадәтханәсе"нең биштән дүрт өлешенә хуҗа Илгиз Ханов әлеге комплексны саклауда дәүләт белән хезмәттәшлеккә карата "дәүләт тыкшынган нәрсә банкротка әйләнә" дисә дә, ярдәмгә дә өметләнә.

XS
SM
MD
LG