Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Галәм гыйбадәтханәсе"нең киләчәге ничек булыр?


"Галәм гыйбадәтханәсе" янгыннан соң. 10 апрель 2017
"Галәм гыйбадәтханәсе" янгыннан соң. 10 апрель 2017

"Галәм гыйбадәтханәсе"нең биштән дүрт өлешенә хуҗа Илгиз Ханов әлеге комплексны саклауда дәүләт белән хезмәттәшлеккә карата "дәүләт тыкшынган нәрсә банкротка әйләнә" дисә дә, ярдәмгә дә өметләнә. Дәүләт оешмалары бу комплекс язмышына карата әлегә фикер белдерми.

10 апрель Тукай бүләге иясе, сынчы-рәссам Илдар Ханов төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә янгын чыкты һәм анда Хановның дусты, прораб Мансур Зиннәтов һәлак булды. Әлеге хәлдән соң "Галәм гыйбадәтханәсе"нең язмышы ничек булыр? Бу комплекс Татарстанның мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертелерме?

Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп Илдар Хановның энесе Илгиз Ханов, Татарстан сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева белән элемтәгә керде. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан туризм комитетына да "Галәм гыйбадәтханәсе"нең киләчәгенә карата берәр чара күрергә җыеныйсызмы дигән сорау юллады.

"Галәм гыйбадәтханәсе" мәдәни мирас итеп танылырмы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

Иконалар ясаучы рәссам Илгиз Хановка 70 яшь тулып килә, ул бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Аның сүзләренчә, "Галәм гыйбадәтханәсе"нең биштән дүрт өлешенә ул үзе, калган бер өлешенә кыз туганы хуҗа.

"Галәм гыйбадәтханәсе"н икенче төрле "Барлык диннәр гыйбәдәтханәсе", "Халыкара рухи бердәмлекнең мәдәни үзәге" дип тә атап йөртәләр. Казанның Иске Уракчы (Аракчино) бистәсендә урнашкан бу корылманы карап тору зур чыгымнар сорый. Гыйбадәтханәне Татарстанның мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертеп хосусый һәм дәүләт хезмәттәшлеге нигезендә саклауга карата Илгиз әфәнде ике төрле карашта. Башта ул дәүләт белән хезмәттәшлеккә кискен каршы булуын белдерде.

Илгиз Ханов
Илгиз Ханов

"Алар (дәүләт хезмәтендәгеләр – ред.) бернәрсә дә эшли белмиләр, акча гына урлый беләләр. Алар – үз гомерләрендә кадакка кадак та сукмаган кешеләр. Мин ничек итеп аларга бу бинаны ышанып тапшырыйм. Дәүләт тыкшынган нинди генә оешма булмасын, ул банкротка әйләнә", ди Ханов. Аның сүзләренчә, бина туристлардан килгән акчага тулысынча үзен үзе тәэмин итеп тора ала.

"Акча эшләде ул. Әгәр алай булмаса, бу гайбадәтханә тирәсендә мондый зур сугыш та бармас иде. Әгәр акчаны урламасалар, керем елына 20 миллион сум булачак", ди Ханов.

Бүген гыйбадәтханәдә электр уты юк. Түләмәгәнгә өзгәннәр. "Мансур түләмәгән. Мин 30 меңен түләдем, тагын 190 мең сум әҗәтегез бар дип әйттеләр", ди Ханов.

Акчаларны Мансурга һәм иң якындагы полиция бүлегенә биргәннәр дип уйлыйм

Туристлардан кергән акчалар кая киткән соң дигән сорау да туа. "Гыйбадәтханәдә "Төзелеш өчен" дип язылган ярдәм салу урыны бар иде, кемнәрдер туристик оешмаларга акча түләп бу гыйбадәтханәгә килде. Минемчә, бу акчаларны Мансурга һәм иң якындагы полиция бүлегенә биргәннәр дип уйлыйм. Ни өчен соң полиция аны тау каплаган кебек яклады дип уйлыйсыз, чөнки алар Мансурны "крышывали" һәм табышны бүлеште," ди Ханов.

Азатлык белән сөйләшә торгач, гыйбадәтханәгә туристлар китерүне җайга салу турында сүз күтәрелгәч, Илгиз әфәнде дәүләт белән хезмәттәшлеккә карата фикерен капма-каршыга үзгәртте.

"Миңа берни дә кирәкми. Мин Мәскәүдәге фатирымны арендага бирәм дә, аннан кергән 50 мең сум акчага яши һәм иҗат итә алам. Республика җитәкчелеге булышсын. Нигә алар футбол һәм хоккей турында гына уйлый соң? Татарларны мәдәни яктан тәрбияләгәндә футбол белән ерак китеп булмый. Гыйбадәтханәгә иганәчелек итеп була бит", дип дәүләт белән хезмәттәшлеккә каршы булмавын белдерде.

"Галәм гыйбадәтханәсен" саклау мөрәҗәгате
"Галәм гыйбадәтханәсен" саклау мөрәҗәгате

Илдар Ханов вафатыннан соң, 2013 елның июль ахырында Татарстанның мәдәният әһелләре һәм галимнәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә "Галәм гыйбадәтханәсе" язмышын хәл итү мөрәҗәгате белән чыккан иде. Мөрәҗәгатьне 208 шәхес имазалды. Алар әлеге мәдәни үзәкне саклап, анда Ханов музее мемориалы булдыру, бөтен комплексны сак астына алу һәм мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертүне сорады. Бүгенгә кадәр әлеге үтенечләрнең берсе дә хәл ителмәгән килеш кала.

Розалия Нургалиева
Розалия Нургалиева

Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында Татарстан сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева да бар иде. Азатлык "Галәм гыйбадәтханәсе"ндәге фаҗигадән соң Нургалиева белән элемтәгә керде.

Аның сүзләренчә, милек мәсьәләсе калкып чыкканга, хакимиятләр сәнгать әһелләре, галимнәр үтенечен хәл итә алмаган.

"Дәүләт бер өлешне сатып алырга теләгән иде. Ханов вафатыннан соң анда ниндидер төркем моңа каршы чыкты. Мин төгәл үк белмим", ди Нургалиева.

Ул дәүләтнең бу бинаны республиканың мәдәни мирас корылмасы итәчәгенә дә шик белдерә, шулай да бу комплексны эшләтеп җибәрү өчен төрле юллар тикшерелергә мөмкин дип тә әйтә.

Әгәр дәүләтнең дә бу эшкә катнашуын теләсәк, милекнең бер өлешен аңа бирү кирәк

"Татарстанда мирас исемлегенә кертелмәгән корылмалар, мәчетләр болай да бик күп. Әмма берәр фонд оештырылса, дәүләт аның оештыручысы була ала. Аннан кала президентның ярдәм фондлары да бар бит. Шундый бер фонд итеп тә була. Әгәр дәүләтнең дә бу эшкә катнашуын теләсәк, милекнең бер өлешен аңа бирү кирәк. Илгиз Ханов бирергә әзер микән соң?", дигән сорау куя Нургалиева.

"Галәм гыйбадәтханәсе" дөньяда туристлар яратып кулланган, кунакханәләр, тарихи корылмалар, ял һәм күңел ачу урыннары бәяләнгән TripAdvisor сайтында Татарстандагы 361 күңел ачу урыны арасында, мәдәни корылма буларак, 14 урында тора. Аны 380 кешенең 349ы уңай бәяләгән.

Казандагы турширкәтләр "Галәм гыйбадәтханәсе"нә туристлар да алып килә иде. Татарстан туристлык комитеты "Галәм гыйбадәтханәсе"ндәге фаҗигагә карата берәр фикер белдерәме? Аны торгызу, туристлар китерү эшенә өлеш кертергә җыенамы? Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп комитет сүзчесе Оксана Аганинага шалтыратты. Җавап кыска булды. "Җитәкчелек Казанда түгел. Соравыгызны рәсми хат итеп җибәрегез", диде Аганина. Хат язылды, җавап булгач укучыларны таныштырырбыз.

Азатлык әлеге мәкалә әзерләнгәндә мәдәният министрлыгының да "Галәм гыйбадәтханәсе" киләчәгенә карата фикерен белә алмады. Министрлыктан "җавап әзерләнә" дип кенә әйттеләр. Өзлексез шалтыратулар нәтиҗә бирмәде.

"Галәм гыйбадәтханәсе" артында "Борисовское" төркеме торды"

Илгиз Ханов күптән түгел генә "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә булып киткән. Буяу, пумалаларын китергән. Анда күченергә җыенган булган. Моңа кадәр гыйбадәтханәне карап торган һәм янгында һәлак булган Мансур Зиннәтовны, кайтам, син моннан китәргә тиешсең, дип тә кисәткән.

"Без аның белән бергә янәшә була ала торган кешеләр түгел. Ул эчә, тарта, анда хатын-кызлар алып килә иде. Ә мин анда төзелешне дәвам итәргә тиеш идем. Мин анда берничек тә керә алмадым. Ул сугышты, мине кертмәде, үтерәм, суям дип куркытты. Син монда булмаячаксың, бу минеке дип әйтә иде. Ул бөтен кешегә дә яндырам да, үзем дә янам дип әйтә килде. Бу гыйбадәтханәгә хуҗа булырга теләдеме, юкмы – әйтә алмыйм. Әмма аның артында "Борисовское" оешкан җинаять төркеме (ОПГ Борисовское) тора иде. Алар анда ресторан һәм башкасын да төзергә теләделәр", ди Ханов.

Абыем турында фильмнар бар, хәтта CNN да төшерде, аларны да күрсәтер идек

Азатлыкның "Әле дә оешкан җинаятьчел төркем бар мени?" дигән соравына Илгиз әфәнде: "Сез кайда яшисез соң? Булмыйча! Мин алардан курыкмыйм, хәзер миңа 70 яшь инде. Үтерәселәре килсә, үтерәләр. Минем балаларым бар һәм бу гыйбадәтханә аларга мирас булып калачак. Бөтенебезне дә үтереп бетерә алмаслар", ди Ханов.

Үзе ул киләчәктә бу гыйбадәтханәдә йога дәресләре алып барырга, шулай ук массаж бүлмәләре ачарга, икона ясау мәктәбе булдырырга тели. "Галәм гыйбадәтханәсе" тәртипкә китерелгәч эчкә туристлар кертү турында да уйлана. "Мин андагы бер бүлмәгә экраннар эләр идем. Абыем турында фильмнар бар, хәтта CNN да төшерде, аларны да күрсәтер идек", ди Ханов.

Азатлыкның "Сез кайчан Казанга юл алырга җыенасыз?" дигән соравына Илгиз әфәнде: "Ике көн көтәм, хәзер христианнарның газап атнасы (страстная неделя) бара. Әгәр мин иртәгә Казанга килеп төшсәм, мине прокуратурага, тикшерү комитетына йөртәчәкләр. Минем алар белән бәйләнешкә керәсем килми", ди Ханов.

XS
SM
MD
LG