Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан арбитраж мәхкәмәсе Татфондбанкны банкрот дип таныды


Арбитраж мәхкәмә утырышы
Арбитраж мәхкәмә утырышы

Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе 11 апрельдә Үзәк банкның Татфондбанкка дәгъвасын карады һәм аны банкрот дип таныды.

"Татфондбанкны банкрот дип танырга һәм конкурс җитештерүе (конкурсное производство) ачарга", диелә мәхкәмә карарында.

Русия Банкы вәкиле үз чыгышында банкның лицензиясе кануннар бозу сәбәпле алынганын белдерде. Вакытлы идарә исәпләвенчә, Татфондбанкның бурычы 189,7 миллиард сум тәшкил итә. Банк милке һәм активлары - 71,4 млрд сум. Шулай итеп, түләүләр өчен 118 млрд сум тирәсе акча җитми.

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы бер елга конкурс идарәчесе итеп билгеләнде.

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминиятенә кермәгән кредиторлар канун нигезендә чират буенча акчаларын алачак.

Иртәгә Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе Интехбанк банкротлыгы турындагы дәгъваны караячак.

3 март иртәсендә Русия банкы Татфондбанк һәм Роберт Мусин төркеменә караган ИнтехБанкның лицензиясен алды. Шулай ук Анкорбанкның да эшчәнлеге туктатылды.

XS
SM
MD
LG