Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кергән бинада янгын чыккан


Казан үзәгендә янгын
Казан үзәгендә янгын

Чәршәмбе көндез Казан үзәгендә Габдулла Тукай урамындагы элекке техникум бинасында янгын чыгу турында хәбәр таралды. Бина әлеге вакытта кулланылмаган, аның эчендә булган ике сакчы чыгып котылган, диелә.

Бина ХIХ гасыр уртасы-ХХ гасыр башында бертуган Крестовниковлар ширкәтенең фабрикасы һәм сәүдә итү урыны буларак төзелгән. Ул Казанның мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертелгән. Бина "Нәфис-косметикс" ширкәте янында урнашкан.

Янгын сүндерүгә 10 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип хәбәр ителә.

10 апрель Тукай бүләге иясе, сынчы-рәссам Илдар Ханов төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә янгын чыкты һәм анда Хановның дусты, прораб Мансур Зиннәтов һәлак булды.

Татарстан мәдәният министрлыгында гыйбадәтханәне мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертеп булмый дип белдерделәр.

XS
SM
MD
LG