Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 15:06

Казанның Мәрҗани урамындагы 44нче йортта янгын чыккан. Ул тарихи бина санала.

"Сәгать 14.50дә Мәрҗани урамындагы 44нче йортта янгын турында хәбәр килде. Тәрәзәләре кадакланган куллануда булмаган ике катлы агач бина яна", диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлегендә.

Әлеге адреста Баһаветдинова (Мәрҗани)-Апанаева йорты урнашкан. Ул 1873 елда Шиһабетдин Мәрҗани хатыны кушуы белән архитектор П.Романов проекты нигезендә төзелгән. Хәзрәт вафатыннан соң йорт аның кызы Бибиһава Апанаевага күчә.

Әлеге тарихи бина мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертелгән.

Бүген берничә сәгать элек кенә Казан үзәгендә Габдулла Тукай урамында тарихи бинада янгын чыккан иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG