Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Иленең элекке башлыгы Леонид Маркелов ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган


Леонид Маркелов
Леонид Маркелов

Мари Иленең элекке башлыгы Леонид Маркелов 250 млн сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә. Русия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Русия Тикшерү комитеты Мари Иленең элекке башлыгы Леонид Маркеловны ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаган. Бу хакта ТАССка әлеге эш нигезендә икенче бер тоткарланучы эшкуар Николай Криваш адвокаты Игорь Трунов белдергән.

"Маркелов 250 млн сум күләмендә ришвәт алырга омтылуда шикләнелә", ди адвокат.

Трунов сүзләренә караганда, ришвәт алу турында җинаять эшен 12 апрельдә Русия Тикшерү комитеты ачкан. Әлеге эш нигезендә тагын ике кеше - эшкуар Николай Криваш һәм "Регион 12" җирле телеканал җитәкчесе Мария Кожанова тикшерелә, диелә.

Әлеге вакытта Маркеловның Мәскәүдәге һәм Мари Илендәге фатирларында һәм йортларында тентү уза, ди Туранов.

6 апрель Русия президенты Владимир Путин Мари Иле башлыгы Леонид Маркеловның үз теләге белән вазифасыннан китү үтенечен канәгатьләндергән иде. Республика башлыгы вазифаларын башкаручы итеп президентнының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиленең элекке урынбасары Александр Евстафеев билгеләнде.

Маркелов Мари Иле башлыгы булып 2001 елдан эшләгән иде.

Узган атна башында Удмуртия башлыгы Александр Соловьев кулга алынды һәм вазифасыннан җибәрелде. Аның урынына Удмуртия башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Александр Бречалов билгеләнде.

XS
SM
MD
LG