Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин тагын мөфти итеп сайланды


Татарстан мөселманнары корылтае
Татарстан мөселманнары корылтае

Казанның "Корстон" үзәгендә Татарстан мөселманнары корылтаенда Камил Сәмигуллин бертавыштан мөфти итеп сайланды.

Бүген Казанда җиденче тапкыр Татарстан мөселманнары корылтае уза. Аның эшендә катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада телебезне, динебезне, гореф-гадәтебезне сакларга бөтен мөмкинлегебез дә бар дип әйтте. Ул аеруча да имамнар әзерләүгә зур көч куелуын билгеләп узды.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов (сулда), Рөстәм Миңнеханов (уртада) һәм Камил Сәмигуллин
Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов (сулда), Рөстәм Миңнеханов (уртада) һәм Камил Сәмигуллин

"Болгар Ислам академиясенә зур өметләр баглыйбыз. Төзелеш эшләре бетәчәк, безнең тарафтан нинди ярдәм кирәк, эшлибез. Бу Русия күләмендәге уку йорты гына түгел, зур ислам үзәге булачак", диде ул.

Миңнеханов Татарстандагы гына түгел, ә Русиядәге татар имамнары белән дә тыгыз элемтәдә эшләүне әйтеп, киләчәктә дә бу эшнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Татарстан президенты дин әһелләренең республика җитәкчеләренә ярдәм итүен әйтте.

"Әгәр республикада тынычлык, ризалык булмаса, Татарстанда эшләнә торган эшләрне башкарырга мөмкинлек булмас иде. Татарстан ил күләмендә алга таба бара торган тыныч өлкә булырга тиеш.
Камил хәзрәт (мөфти - ред) эшләре алга таба бара, ышанып аңа тавыш бирәсез икән, без ярдәм итәрбез", диде Миңнеханов.

Корылтайга җыелучылар кул күтәреп Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфти итеп сайлады.

Мөфтинең беренче урынбасары итеп "Котдус" мәчете имамы Рөстәм Вәлиуллин сайланды. Билгеле булганча, пленумда әлеге вазифага Вәлиуллин һәм "Кол-Шәриф" мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов дәгъва кылачагы әйтелгән иде.

Баш казый булып Җәлил хәзрәт Фазлыев калды.

XS
SM
MD
LG