Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур метросында террор һөҗүме оештыруда шикләнелүчене телефоны аша тапканнар


Петербур метросында шартлау
Петербур метросында шартлау

Петербур метросында террор һөҗүме оештырган дип фаразланган Аброр Азимовның эзенә тикшерүчеләр шикләнелүче интихарчы Акбаржон Җәлиловның телефонын тикшергәннән соң төшкәннәр.

Һөҗүм алдыннан Акбраҗан Җәлилов Азимовка шалтыраткан булган. Ул шартлатырга әзер булуын белдергән дип фаразлана. Бу хакта, үз чыганакларына таянып, Коммерсантъ яза.

Басма мәгълүматларына караганда, шартлаудан соң Азимов качарга тырышкан. Арендага алган фатирына кайтмаган һәм кесә телефоннарын ташлаган. Ләкин 17 апрельдә ул тагын берничә телефон һәм сим-карта сатып алган. Аларның берсен активлаштырганнан соң, Азимовның кайдалыгы ачыкланган һәм ул тиз арада тоткарланган.

Дүшәмбе Аброр Азимовның тоткарлануын Федераль иминлек хезмәтенең җәмәгать элемтәләре үзәге раслаган иде. Ул 1990 елгы, чыгышы белән Үзәк Азиядән диелде. ФСБ мәгълүматларынча, ул Акборҗан Җәлиловны әзерләүдә катнашкан. Азимовны Тикшерү комитетына китергәннәр.

3 апрель Петербур метросында шартлау булды. Рәсмиләр моны террор гамәле дип атады. Ләкин бер генә оешма да шартлау өчен җаваплылкны алмады. Шартлау нәтиҗәсендә интихарчыны да санап барлыгы 15 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG