Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елның Тукай бүләге ияләре аталды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында”гы карарга кул куйды.

2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге Мәдинә Маликовага ("Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" китабы), сәнгать белгече Розалина Шаһиевага (Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы") һәм Харис Салиховка ("А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемнары", "Дин һәм фән" китаплары өчен) тапшырылачак.

Быел Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләкләр 26 апрель, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG