Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Чернобыль корбаннарын искә алдылар


"Татарстанда һәр өч көнгә бер чернобыльче үлә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Казанда Ямашев һәм Әмирхан проспектлары кисешкән урындагы бакчада Чернобыль атом электр станциясе казасында һәм аның нәтиҗәләрен төзәтүдә һәлак булганнар һәм зыян күргәннәрне митинг белән искә алдылар.

Әлеге җакчада Чернобыль атом станциясендәге һәлакәттән соң аның нәтиҗәләрен төзәтү эшләрендә катнашканнарның исемнәре язылган такта урнаштырылган. Бу эштә катнашканнар ел саен биредә җыела.

2006 елда Берләшкән милләтләр оешмасы 26 апрельне Халыкара нурланыш казалары корбаннары көне дип билгеләде. Бу көнне 31 ел элек Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булды. Нәтиҗәдә атмосферага 190 тоннага якын нурланышлы матдәләр таралды. 400 меңнән артык кеше һәлакәт зонасында булды һәм нурланыш алды.

Шартлау булган урыннан нурланыш чыгу аның өстендә саклагыч калкан (саркофаг) төзелгәч, 1986 елның ноябрендә генә туктады.

XS
SM
MD
LG