Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Википедия блокланган


Төркиядә Википедия сайтына керү блокланган. Hurriyet газетасы моны Төркиянең мәгълүмат технологияләре һәм элемтә шурасы карары белән аңлата. Блоклау "административ чара" дип аңлатыла.

29 апрель иртәсеннән Төркиядә Википедия сайтына кереп булмый. CNN Turk хәбәр итүенчә, сайтның барлык телләрдәге бүлекләренә һәм проектларына кереп булмый. Сайтка илнең бөтен территориясендә керү тыелган.

Төркиянең Hurriyet газетасы хәбәр иткәнчә, сайтны блоклау карарын Төркиянең мәгълүмат технологияләре һәм элемтә шурасы кабул иткән. Мондый карар "административ чара" дип әйтелә. Илдәге оппозиция вәкилләре һәм хокук яклау оешмалары моны цензура буларак бәяли.

16 апрель көнне Төркиядә Конституциягә президент вәкаләтләрен арттырган үзгәрешләр кертү турында референдум узды. Анда кечкенә өстенлек белән үзгәреш тарафдарлары җиңде. Референдумнан соң Википедиядә президент Рәҗәп Эрдоганны "диктатор" дип язу тырышлыклары ясалды.

Википедия - дөньяның иң зур онлайн-энциклопедиясе. Керүләр саны белән Википедия дөньяда 5нче урында. Сайтта 300гә якын тел бүлеге эшли. Һәркем яза алган ирекле энциклопедия булу сәбәпле, аерым илләрдә сайтка керүне чикләү яки тулысынча блоклау очраклары була. Мисал өчен, Кытайда вакыт-вакыт аерым бүлекләрне яки мәкаләләрне блоклау очраклары була. 2015 елның августында Русиядә дә Википедиянең Роскомнадзор тарафыннан блоклау нияте булган иде. Бу очракта Татар Википедиясе дә блокланган булыр иде.

XS
SM
MD
LG