Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан полициясе протест чарасына чыккан ике кешене тоткарлады


Казаннан Путинга хатлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

29 апрельдә Русиякүләм "Гарык" чарасында Казанда полиция ике кешене тоткарлады.

Башта бу протест чарасын оештырган "Ачык Русия" хәрәкәте шурасы әгъзасы Дарья Кулакова тоткарланды. Ул урам җыеннары уздыру канунын бозуда гаепләнә. Чара тәмамланганнан соң 10 минут узгач анда катнашкан Ләйсән Исмәгыйлеваны алып киткәннәр. Полиция аларның икесенең дә иртәгәгә кадәр полиция бүлегендә калачагын, мәхкәмәнең иртәгә булачагын белдерде.

Чара кысаларында 20ләп кеше Русия президенты Владимир Путинның Казандагы кабул итү бүлмәсенә хатлар тапшырган.

Михаил Ходорковскийның "Ачык Русия" хәрәкәте 29 апрельдә Русиянең дистәләрчә шәһәрендә "Гарык" исемле протест чарасы уздырды. Чарада катнашучылар Путинның 2018 елгы президент сайлауда катнашмавын таләп итеп аның кабул итү бүлмәләренә хатлар тапшырды.

Чарада Русия буйлап барлыгы йөзләп кеше тоткарланды. Иң күпсанлы тоткарлаулар Петербур белән Тулада булды. Анда полиция бүлекләренә дистәләрчә кеше китерелде.

XS
SM
MD
LG