Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Илһам Шакиров белән Әлфия Авзаловага урам исеме генә түгел, һәйкәл дә кирәк"


Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова
Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова

Кадим Нуруллин Казан үзәгендәге урамга күренекле татар җырчылары Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен бирергә тәкъдим итте. Разил Вәлиев урам исеме генә түгел, аларга һәйкәл дә кирәк ди.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Татар-информга Казанның Спартак урамына Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен бирергә тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев татарның әлеге күренекле җырчыларына урам исеме генә түгел, һәйкәл дә кирәк ди.

Кызганыч, радиода, телевидениедә аларны аз күрсәтәләр һәм җырлаталар

"Әгәр кулымнан килә торган булса, мин аларга урам исеме генә түгел, ә һәйкәл дә куяр идем. Алар икесе дә татар җыр сәнгатенә искиткеч зур өлеш керткән шәхесләр. Илһам Шакиров та, Әлфия Авзалова да татар җырын яңа биеклеккә күтәрделәр.

Кызганыч, радиода булсын, телевидениедә булсын аларны аз күрсәтәләр һәм җырлаталар. Бу дөрес түгел. Алар икесе дә татар җыр сәнгатендә беркайчан да онытылачак кешеләр түгел", ди Вәлиев.

Гадәттә Казанның топонимика комиссиясе татарның күренекле шәхесләре исемнәрен шәһәр читендә яңа төзелә торган, кеше күзеннән читтәге урамнарга бирергә тырыша.

Түрәләр "алар исән бит әле, исән кешегә һәйкәл кую, урамга исем бирү нигезләмәгә (положение) каршы килә" дип тә киртә куя. Ерак китәсе түгел, милләтпәрвәр, татарның шулай ук күренекле җырчысы Вафирә Гыйззәтуллина исемен урамга бирү түгел, ул яшәгән йортка элмә такта кую да проблемга әйләнгән.

"Мәдәният министрлыгы белән хат языша башлаганга гына да биш еллап вакыт үтте. Мин элмә такта эшләү турында үтенеп хат язам, ул хат филармониягә юллана. Филармония безнең финанс мөмкинлегебез юк дип яңадан министрлыкка мөрәҗәгать итәргә куша", дип сөйләгән иде Азатлыкка җырчының кызы Камилә Гыйззәтуллина.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Разил Вәлиев сүзләренчә, әгәр хакимиятләр тели икән, исән кешеләрнең исемнәрен дә мәңгеләштерү юлларын таба.

"Бездә бөтен нәрсә дә канунда язылганча һәм карарларда кабул ителгәнчә генә бармый. Мәсәлән, Казанның үзәк урамнарының берсенә Назарбаев исемен бирделәр. Ул бүгенге көндә, Аллага шөкер, исән-сау кеше. Димәк, теләгәндә бу эшне эшләп була дигән сүз", ди Вәлиев.

2015 елның җәендә Казанда хакимиятләрнең халык фикерен белешмичә генә Эсперанто урамын Назарбаев исеменә алыштыруы зур ризасызлык тудырган иде.

Әдәбият, сәнгать әһелләре мөрәҗәгать итсә, комитет хуплаячак

Разил Вәлиев әгәр әдәбият, сәнгать әһелләре ул җитәкләгән комитетка Казанның үзәк урамнарына Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен бирү кирәк дигән үтенеч язса, комитет исеменнән Казанның топонимика комиссиясенә рәсми мөрәҗәгать җиткерәчәген белдерә. "Мин үзем дә язып җибәрә алам, проблем юк", ди Вәлиев.

Филармония директоры Кадим Нуруллин әлегә үз теләген тормышка ашыру өчен нинди гамәлләр кылачагын белдерми. Гадәттә татар түрәләре "алай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк"тән ерак китә алмый. Матур теләкләр күпчелек очракта һавада эленеп кала.

Азатлык Нуруллиннан: "Сез филармония исеменнән теләгегезне топонимика комиссиясенә җибәрәчәксезме?" дип сорарга теләде. 2 май ике сәгатькә якын бер өзлексез шалтыратулар нәтиҗә бирмәде. Шалтыраткан саен кабул итү бүлмәсеннән: "ул сөйләшә, янында кешесе бар, 5-10 минуттан шалтыратыгыз", ә аннары: "чыгып китте" дип кенә әйттеләр.

Нуруллин Казан үзәгендәге Спартак урамын икегә бүлеп, яртысына Илһам Шакиров, яртысына Әлфия Авзалова исемен бирү кирәк дип әйтә. Разил Вәлиев фикеренчә, бер урамны ике исемле итү килешле әйбер түгел.

"Бер урамга ике кеше исемен бирүне дөрес дип санамыйм. Алар - аерым шәхесләр. Икесе дә бөекләр. Сәнгатьтә гел бергә булсалар да, бер урамга икесенең дә исемен бирү, бергә кушу дөрес булмас", ди Разил Вәлиев.

* * * *

Хәзерге вакытта Казанда 2 меңнән артык урам бар. Шушы 2 мең урам арасында татар атамалары яисә күренекле татар шәхесләренең исемнәре бирелгән урамнар нибары 13,4% тәшкил итә – якынча 280 урам. Шушы 280 урамның Дәүләки дип аталганы 13 тапкыр кабатлана. Ягъни 1нче Дәүләки урамы, 2нче Дәүләки урамы, 3нче Дәүләки урамнары бар.

Казанның үзәк өлеше харитасына күз салсак, урам атамаларында татар шәхесләре исемнәрен табу шулай ук җиңелләрдән булмас. Төп югары уку йортлары, зур оешмалар, эре сәүдә үзәкләре урнашкан урамнарда, кыскасы, халык теленнән төшми торган атамаларда татарлык юк диярлек: Бауман, Профсоюз, Кремль, Пушкин, Зур Кызыл, Дзержинский, Чернышевский, Мәскәү урамнары...

XS
SM
MD
LG