Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда юлсызлыктан интегүче өч авыл зур юлны япмакчы


Башкортстанда юлсызлыктан интегүче өч авыл зур юлны япмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Киләсе атнада Башкортстанның Нуриман районында берничә авыл халкы олы юлны ябарга җыена. Әле генә алар бу юлдан урман ташучы зур йөк машиналарын туктаткан иде. Хәзер алар зур юлны ябып җитәкчеләрнең игътибарын үзләренә җәлеп итәргә ниятли. Биредә халык юлсызлыктан интегә. Юл булмау сәбәпле даруханә эшләми, кибетләр буш. Күптән түгел юл салу эше башланса да, юлчы салучыларның көне буе эшләгән эшен урман ташучы авыр йөк машиналары юкка чыгара тора. Низагның бер ягында юл төзүчеләр һәм өч авыл халкы, икенче якта урман ташучылар. Сарва, Тирәкле, Первомайски авыллары халкы, чаралар күрелмәсә, киләсе атнада күмәкләп юлны ябу белән яный.

XS
SM
MD
LG