Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада инвалидлар урамга чыга алмыйча тузган йортта иза чигә


Уфада тузган йортта ирле-хатынлы инвалидлар чыга алмый яши
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Уфада Ивановлар яшәгән ярым җимерек йортка су кермәгән, юынырга да урын юк. Инвалидлар урамга чыга алмыйча азаплана. Дөньяны тәрәзә аша гына күзәтә.

Уфаның Коммунистическая урамындагы 63нче йортта яшәүче Татьяна һәм Игорь Ивановлар урамга чыга алмыйча иза чигә, алар үзләрен дүрт дивар эчендә бикләнеп калган кебек хис итә. Ивановлар – икесе дә инвалид. Шикәр авыруыннан азапланган Игорьнең быел аягын кисәләр, ә Татьяна шушы тузган торакта черегән идәндә таеп егылып июнь аенда умыртка баганасын һәм табан сөяген сындырган.

Алар икенче катта яши. Текә һәм тар баскычтан төшү үзе бер газап. Шуңа күрә ишегалдына караган тәрәзә генә "дөньяны ача".

Ивановлар сүзләренчә, бу йортка су кермәгән, юынырга да урын юк. Бәдрәф урамда. "Күптән түгел күрше фатирда янгын булды, анда яшәүчеләр башка җиргә күченде, хәзер монда сукбайлар көн күрә", дип сөйли Татьяна.

Тарихи мәгълүматларга күрә, бу йортта сәүдәгәр Родион Душин яшәгән һәм ул шәһәрнең тарихи-мәдәни мирас исемлегендә. Шул сәбәпле каланың тузган торактан күчерү програмына керә алмый.

Ивановлар фатирларын үзләре төзекләндерергә теләгән, хакимиятләр, тарихи ядкарь булганга, рөхсәт бирмәгән. Алар бу йорт тиздән җимерелер һәм чыга алмабыз дип тә курка.

Тарихчылар бу йорт кайчандыр Иске гадәт чиркәвенең (старообрядцы) бер өлеше булган дип белдерә. Чиркәү кызыл кирпечтән төзелгән бу бинаны төзекләндереп үзенеке итәргә омтыла, әмма фатирларның хосусыйлаштырылуы моңа киртә булып тора.

XS
SM
MD
LG